Аергыч

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Теләче районы
Олы Мишә урта мәктәбе укытучысы
Хәмидуллина Раушания Фоат кызы
7 нче сыйныф
Тема: Аергыч һәм аның белдерелүе

Максат. Укучыларга аергычлар, аларның белдерелүен аңлату, укучыларның сөйләм телен үстерү, туган якның күренекле шәхесләре белән горурлану хисе тәрбияләү. Җиһазлау. Дәреслек, таблица, Р. Низамиев шигырьләреннән өзек, карточкалар, тест сораулары, кодоскоп.

Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше. Укучыларның белемен актуальләштерү.
1. Тест сорауларына җаваплар алу.
1. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе:
А) сүзтезмә
Б) җөмлә
В) тезмә сүз
2. Үзара бәйләнешкә кереп, аерым бер төшенчәгә төгәллек бирә торган ике яки берничә сүздән торган төзелмә:
А) сүзтезмә
Б) җөмлә
В) тезмә сүз
3. Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән сүзләр арасында бәйләнеш төре:
А) тезүле
Б) ияртүле
4. Җөмләдә баш килештәге исем яки зат алмашлыгы белән белдерелгән җөмлә кисәге:
А) хәбәр
Б) ия
5. Нәрсәгә нигезләнеп җөмләләр хикәя, сорау, боеру җөмлә төрләренә бүленә?
А) нинди тойгы белән әйтелүгә
Б) сөйләүченең нинди максат белән әйтүенә
В) иярчен кисәкләре булуга
6. Җөмлә азагында нинди тыныш билгесе кирәк?
"Нинди ямьле безнең ил"
А) нокта
Б) сорау
В) күп нокта
Г) өндәү
7. Җөмлә дип нәрсәне атыйлар?
А) тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикер хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе
Б) билгеле бер мәгънә белдергән аваз яки авазлар тезмәсе
В) теләсә нинди сүз яки сүзләр тезмәсе

Компьютер аша тестларны эшләгәндә,
калган укучылар карточкалар белән эшлиләр.
I группа. Бирем. Ия белән хәбәр арасына сызык куярга.
Һади Атласов - таза, н

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: