Аергыч

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

ык, җиңел сөякле, хәрәкәтчән кеше. Мин - балта остасы малае. Бәрәңге янына иң әйбәте - арыш икмәге. Аларның төп шөгыле - балык тоту, балык эшкәртү. Казанда иң борыңгы урам - Ташаяк урамы.
IIгруппа. Бирем. Ия белән хәбәр астына сызарга.
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә. Елганың сулъяк ягында урманнар офык астына кереп югала. Шул вакыт кинәт ишек ачылып китте. Аш кадерен ач белер, тук кадерен ялангач белер. Биш-алты минуттан Галиулла кайтып керде.
III группа. Бирем. Җөмлә төрләрен билгеләргә, тыныш билгеләрен куярга.
Кич болытлы һәм караңгы булды Ничек килдең, үзең генәме Чын сугыш түгелдер лә бу Нык бас аякларыңны, җиргә сеңдереп Сагындым, бик сагындым сине, изге туган ил
Тест җавапларын алмашып тикшерәләр, билге куялар.
Кодоскоп аша дөрес җаваплар күрсәтелә.
1)Б 3) Б 5) Б 7) А
2)А 4) Б 6) Г
Билге кую өчен таләпләр:
"5" ле - хатасыз.
"4" ле - 2 хата.
"3" ле - 3,4 хата.
"2" ле - 5. . . хата.
2. Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау.
Сораулар.
-Нинди кисәкләр баш кисәк дип атала?
-Ия, хәбәр.
-Нинди җөмлә кисәге ия була?
-Баш килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча, кем? нәрсә? соравына җавап бирә торган җөмлә кисәге ия дип атала.
-Нәрсә ул хәбәр?
-Ия турында нәрсәдер хәбәр итә торган җөмләнең баш кисәге хәбәр дип атала.
-Ия белән хәбәр арасына кайсы очракта сызык куела?
-Җөмләнең хәбәре исем, исем фигыль һәм исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.
-Баш кисәкләрне ачыклап, аңа ияреп килә торган кисәкләр иярчен кисәк дип атала. Сез нинди иярчен кисәкләрне беләсез?
-Аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч.
-Бүген иярчен кисәкләрнең берсе - аергы

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: