Аергыч

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5

Аергычның җөмләләрдәге әһәмиятен күрсәтү.
-Җөмләдә аергычны куллану ни өчен кирәк?
-Аергычлар җөмләне матурлыйлар. Алар әдәби әсәрләрдә бик еш кулланылалар. Мәсәлән, шаян җил, ак, ал, кызыл чәчәкләр. Мондый аергычларны сурәтләү чарасы буларак ничек атыйлар?
Эпитет.
-Әйе, без якташ шагыйребез Р. Низамиев шигырьләреннән алынган мисалларда да аергычларны күп очраттык. Сез тагын якташ нинди язучыларны, шагыйрьләрне беләсез?
-Р. Низамиев, Ф. Хөсни, М. Хәсәнов, Н. Хәсәнов, Ф. Галиев, С. Зыялы, М. Максуд, Д. Гайнетдинова.
-Без аларның әсәрләрен өйрәнергә, үзебезнең якташларыбыз белән горурланырга тиешбез.

IV. Дәресне йомгаклау.
-Укучылар без бүген нинди җөмлә кисәген өйрәндек?
-Нинди җөмлә кисәге аергыч дип атала?

Өйгә эш. Күнегү 63.
Билге кую.






Страницы: <<  <  3 | 4 | 5
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: