Аергыч

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>

ч һәм аның белдерелүен карап китәрбез.

II. Яңа төшенчәләр, ысуллар формалаштыру.
1. Таблицадан җөмлә тикшерергә.
Азатлык өчен көрәштә корбан булган аналарның да иң беренче җылы сүзе балалары турында булган.
-Укучылар, җөмләнең аергыч дигән иярчен кисәге һәрвакыт исем яки исемләшкән башка сүз белән бирелгән кисәкне ачыклый. Бу - аергычларны табуны җиңелләштерә: исем яки исемләшкән башка сүз белән бирелгән кисәкне ачыклый торган теләсә нинди сүз җөмләдә аергыч була. Ә хәзер таблицадагы җөмләдән исем белән бирелгән кисәкләрне, шулай ук аларны ачыклаучы кисәкләрне табып, җөмләне сүз тезмәләренә аерып чыгыйк.
Азатлык - исем белән бирелгән кисәк, ләкин аның аергычы бармы? (юк)
азатлык өчен көрәштә
корбан булган аналар
аналарның сүзе җылы сүзе
иң беренче сүзе
-Укучылар, игътибар итегез әле, аергычлар җөмләдә кайсы урыннарда килгәннәр?
-Шулай, җөмләнең төрле урынында: башында, уртада. Ләкин шуларның берәрсе ияртүче кисәктән соң килгәнме?
-Әйе, аергычларның барысы да үзен иярткән кисәктән алда килгән, һәм ияртүче кисәк кайда булса, алар да шунда торалар. Аергычны ияртүче кисәк аерылмыш дип атала. Димәк, аергыч җөмләдә теләсә нинди урынга күчеп йөри алмый, ул аерылмыш белән бергә аның алдыннан гына килә. Бу сүзләрнең уңай (туры) тәртибе була. Шигъри яки гади сөйләмдә генә аергыч аерылмыштан соң килергә мөмкин. (Исемең ничек синең?) Аергычка билгеләмә бирдерү. Таблица буенча нәтиҗә ясау.
Йомгаклыйк. Димәк, ияртүче кисәк - аерылмыш - аергыч һәрвакыт исем белән белдерелә, нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничәнче?кебек сорауларга җавап бирә, барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән дә белдерелә ала.
2 Кодоскоп белән эш.
Җөмләләрне тикшерү.
Без "Теләче хәбәрләре"газетасын яратып укыйбыз.
Шаг

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: