Абдулла Алиш. Сертотмас үрдәк

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>


Абдулла Алиш "Сертомас үрдәк"
4 сыйныфта уку дәресе


04. 04. 2013
МБОУ Гайнан Кормаш исемендәге "Куянавыл гомуми урта белем бирү мәктәбе"
Сөләймәнова Язилә Габдулхаковна



Тема: Абдулла Алиш "Сертотмас үрдәк"
Максат:
1. Абдулла Алишның тормыш юлын күзалларга өйрәтү; әкиятләрен белү; әкиятләрендәге сүрәтләү чараларын табу һәм аларның әһәмиятен билгеләп үтү; аларга салынган асыл фикерне табу; әкият геройларына хас сыйфатлардан аларның геройларын танырга өйрәнү.
2. Татар телендә сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, сөйләм телләрен баету.
3. Әкиятнең тәрбияви әһәмиятен аңлау, китап укуга кызыксыну тәрбияләү.
4. Әхлаклылыкның мөһим шарты буларак, сер саклау серләренә өйрәтү.
Җиһазлау: мультимедиа презентациясе; дәреслек; аудиоязма.

Дәрес барышы
Слайд 1.
1. Оештыру моменты.
Чыңлады көмеш кыңгырау,
Безне дәрескә чакырып.
Кызыклы дәресне башлыйк
Парталар артына утырып.
-Әйдәгез, балалар, бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик.
Слайд 2.
2. Проблема кую.
oo Балалар, безнең мәктәп кем исемен йөртә?
oo Безнең мәктәп Гайнан Курмаш исемен йөртә.
Слайд 3.
oo Кем соң ул - Гайнан Курмаш?
oo Гайнан Курмаш - шагыйрь.
oo Ул әсирлеккә төшкән, ләкин немец фашистларына сатылмаган.
oo Әсирлектә дә көрәш алып барган, палач балтасы астында да шигырь язган.
oo Шуңа аны герой-шагыйрь дип әйтәбез.
oo Гайнан Курмаш - ул фашистларга каршы көрәш алып барган 11 җәлилченең берсе. Араларында иң яше булуга карамастан, соңгы мәгълүмәтләр буенча - оешманың җитәкчесе дә ул булган.
oo Аның көрәштәшләреннән тагын кемнәрне беләсез?
Слайд 4,5,6.
oo Муса Җәлил, Фоат Бу

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: