Абдулла Алиш әкиятләре буенча

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

- сыерчыклар килделәр. " ("Мактанчык Чыпчык белән тыйнак Сыерчык")
3. (Слайд 5) Кемнәр алар Бикбатыр белән Биккуркак? (Куян һәм песи)
4. (Слайд 6) "Яхшылыктан яхшылык көтмиләр" дигән татар халык мәкале Абдулла Алишның нинди әкиятенә туры килә? ("Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр")
5. (Слайд 7) Кайсы әкияттә үрдәкне "сертотмас" дип атаганнар һәм ни өчен? ("Сертотмас үрдәк" әкиятендә. Үрдәк күп сөйләшергә ярата һәм сер дә саклый белми. )
6. (Слайд 8) Үрдәккә кайсы җәнлек иң акыллы киңәш бирә? (Керпе үрдәккә очраган берәүгә серләрен сөйләмәскә куша. Ул аңа серең эчендә торса, йортың тыныч булыр,җимерелмәслек нык булыр иде ди. )
7. (Слайд 9) Үрдәк үзенең начар гадәте аркасында ничек харап була? (Аны төлке балалары ашап ташлыйлар. )


8. (Слайд 10) "Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып караган. Шөпшә кәрәзендә бал тормаган, ә Бал кортының кәрәзе акмаган. Чәчәкләр башлыгына Бал кортының кәрәзе бик ошаган. Ул аны җентекләп караган һәм нәрсә дигән? ".
("Бал корты тырышкан, күп көч куйган, менә дигән кәрәз эшләп чыгарган. Шуңа күрә теләсә нинди чәчәктән,теләсә ни кадәр бал җыярга рөхсәт бирәм бал кортларына, - дигән Чәчәкләр башлыгы". "Бал корты һәм шөпшә "әкияте).
9. (Слайд 11) Ни өчен "Каз һәм Аккош" әкиятендә Аккош бәбкәсе сатып алган велосипедка менеп атланган да йөгерткән дә киткән, ә Каз бәбкәсе атлана да алмаган?
(Аккош бәбкәсе азыкны кат- кат чәйнәп, тәмле итеп ашаган, вакытында йоклаган, һавага чыккан, уйнаган, шуңа күрә алма кебек кызарып, матур булып үскән. Каз бәбкәсе аз ашаган, вакытында йокламаган, саф һавада уйнамаган. Шуңа күрә ул ябык һәм аның буе да кечкенә. )
10. (Слайд 10) "Куян кызы" әкиятендәге төп геро

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: