йларны әйтегез.
(Куян, куян кызы, тиен, "Доктор Айболит").
11. (Слайд 11) "Чукмар белән Тукмар "әкиятенә иллюстрацияләр күрсәтү.
-Балалар, бу иллюстрцияләр нинди әкияткә ясалган? ("Чукмар белән Тукмар")
- Дөрес, бу "Чукмар белән Тукмар" әкияте. Балалар, бу әкият нәрсәгә өйрәтә?
(Слайд 11 ) "Чукмар белән Тукмар" әкиятендә Абдулла Алиш балаларны дус яшәргә, өлкәннәрне тыңларга өнди. Олыларның сүзен тыңламаганнар кыен хәлдә калганнар.
-Әйдәгез, балалар, бу әкиятне сәхнәләштереп күрсәтик. (Балалар үз теләкләре белән рольләрне бүлеп алалар һәм әкиятне уйнап күрсәтәләр)
- Бик яхшы, балалар! Сез викторина сорауларына дөрес җаваплар бирдегез, димәк, сез барыгыз да Абдулла Алиш әкиятләрен беләсез һәм яратасыз. Аларның күбесендә хайваннар һәм кошлар дөньясы сурәтләнә. Әкиятләрнең төп геройлары да- хайваннар, кошлар яки бөҗәкләр. Абдулла Алиш туган ил табигатенең сафлыгын, матурлыгын данлаган. Үзенең бөтен иҗаты белән безне туган илне яратырга, аны сакларга, табигатьнең матурлыгына сокланырга, күңел белән тоемлый белергә өндәгән.
-Балалар, алга таба да Абдулла Алиш әкиятләрен укуны дәвам итегез. Алар сезнең өчен аңлаешлы итеп язылган. Абдулла Алишның табигатьне танып- белүгә корылган, аның матурлыгын сакларга өйрәткән, эшчән бал кортлары, тырыш кырмыскалар, гүзәл кошлар һәм чәчәкләрне яратырга өндәгән әкиятләре күп. Алар бик гади, аңлаешлы, әмма җыр кебек хәтердә калалар. Әкиятләре аша язучы безне төрле матур гадәтләргә, хезмәткә өнди, ата-аналарны һәм олыларны ихтирам итәргә өйрәтә. Шул ук вакытта гаделлек, намуслылык, батырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.
Абдулла Алиш. . . Дөньяда аз гына яшәсә дә, ул үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь эшчәнлеге, Ватанга тугрылыклы булуы һәм батырлыгы
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>