сары төс
Игътибарлы бул!
Урамда әле
Ачык түгел юл
Мин яшел ут
Сиңа юл ачык
Ашыкмый гына
Урам аша чык.
Бию: "Светофор"
Уен. "Машиналар һәм җәяүлеләр"
Белмәмешне юлны дөрес итеп чыгарга өйрәтәбез.
oo Балалар, юлны кайдан чыгабыз?
oo Светофорның нинди төсенә чыгарга ярый?
oo Җәяүлеләр өчен полосалы юл ничек атала?
oo Юлны чыкканда кайсы якка карыйбыз?
Ә хәзер малайлар машиналар була, аларга руль бирәбез. Ә кызлар җәяүлеләр булалар. Юлны җәяүлеләр зебра аша чыгабыз. Шоферлар һәм җәяүлеләр светофор төсләренә игътибарлы булыгыз. (Ике светофор куела. Берсе җәяүлеләр өчен, берсе машиналар өчен. Машиналарга кызыл төс янгач, җәяүлеләр яшел төскә зебра аша чыгарга тиеш )
4 слайд "Парын тап"(Бирергән рәсемнәргә туры китереп юл билгеләре ябыштыру)
5 слайд Белмәмеш: Балалар, миңа да юл билгеләре төшерелгән рәсемнәр биргәннәр иде. Ләкин мин аларны кайчы белән кисеп уйнадым. Кисмәгән булсам, юл билгеләре исемнәрен белер идем.
-Белмәмеш, әйдә балаларны сынап карыйк.
Уен: Юл билгесен җый.
Уен: "Ярый-ярамый" (смайликлар белән) Ярый-яшел смайлик, ярамый-кызыл.
1. Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга ( ярый)
2. Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый)
3. Велосипед белән теләгән урында йөрергә (ярамый)
4. Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый)
5. Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый)
6. Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый)
7. Машина барганда, ишеген ачарга ярыймы (ярамый)
Страницы: << < 1 | 2 | 3