итә язды,
Көчкә читкә тайпылдым.
Зур бәладән котылдым, дип
Бик озак куркып калдым.
Тәрбияче:Белмәмеш, кем инде юлны карамыйча чаба. Юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк бит.
Белмәмеш: Нәрсә соң ул юл кагыйдәләре, мин белмим.
Тәрбияче: - Белмәмеш, юл йөрү кагыйдәрен белмәгән кешеләргә шәһәрдә генә түлел, хәтта авылларда да йөрергә ярамый. Әйдә безнең белән. Без сиңа юл йөрү кагыйдәләрен истә калдырырга булышырбыз.
(Музыка )Автобуста баралар. Менә без килеп тә килеп тә җиттек.
2 слайд Юллар кисешкән чат.
Балалар, бу чатта машиналар туктап калган. Кайсы юл бирергә кирәк икәнен белми. Авария килеп чыкмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Юл билгеләрен куярга кирәк)
Баш юл, юл бир билгеләрен карау.
Юлны дәвам итү. Белмәмеш юл билгеле күреп ала.
Белмәмеш: Менә бу җирдә байлык бар,
Казып алыгыз, дигән.
Бәлки анда алтыннар
күмгәннәрдер, ә?
Белмәмеш, син ашыкма,
Монда бара юл эше !
Бу билге булган урынны
Әйләнеп үтә кеше. Салават
Белмәмеш: " сәпитләрдә йөрергә ярамый" билгесенә игътибар итә.
Белмәмеш. Их, сәпиттә килгән булсак,
Җилдерә идек юлда.
Күрәсеңме, рәхәтләнеп
Йөрергә була монда.
Юк, Белмәмеш, ялгышасың,
Юкка кабаланасың.
Кызыл түгәрәк ул безгә
"Ярамый" дип кисәтә,
Әгәр зәңгәр төстә булса,
" Яраганны" күрсәтә. Ильвина
3 слайд Светофор. Белмәмеш: Мин кара күлмәк кигән чыршы агачын күрәм. Төрле төсле утлары да бар. Әйдәгез тизрәк аңа таба йөгерик.
Тәрбиче:Тукта, Белмәмеш,сабыр ит!
Балалар, бу нәрсә? светофор. Аның төсләре аерым бер кагыйдәне аңлата.
Әйдә, балаларны тыңлыйк.
Мин кызыл ут
Тукта шунда ук
Алга барырга
Димәк һич юл юк.
Мин
Страницы: << < 1 | 2 | 3 > >>