Занятие по пдд в подготовительной группе на татарском языке

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

-Хәерле көн, балалар. Безгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән исәнләшик.
Балалар, сез сәяхәтләр яратасызмы? Бүгенге матур, язгы көндә мин сезне бер шәһәргә сәяхәткә чакырам. Ә нинди шәһәр икәнен белер өчен сезгә ребус чишергә кирәк. Һәр сузнең беренче авазын кушсак, шәһәр исеме килеп чыга.
1. Кояш 2. автобус 3. Зебра 4. ат 5. Нарат
Балалар,нинди суз килеп чыкты? Казан.
-Казан ул нәрсәнең башкаласы? (Татарстанның)
-Татарстаның флагында нинди төсләр бар?
-Балалар, ә барлык кеше сыйсын өчен нинди транспорт белән барырга кирәк? (автобус)
Әйдәгез, автобусны бергәләп төзибез. Һәр дөрес җавап өчен безнең экранда автобус элементы чыгар. (Слайдлар ярдәмендә автобус төзү)
1 слайд
Сораулар:
1. Юлның җәяүлеләр йөри торган өлеше ничек атала? ( Тротуар)
2. Юлда кайсы яктан йөрисе? (уң)
3. Транспортта баручы ничек атала? (пассажир)
4. Машина йөртүче кешене кем дип атыйлар? (шофер)
5. Юлны җәяүле аркылы чыгу урыны. (зебра)
6. Зебра ничә төсле? (2)
7. Трамвай кайдан йөри?( рельстан)
8. Машинаны туктату җайланмасы. (тормаз)
9. Автомашинаның юл яктырту җайланмасы. (фара)
10. Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый? ( 14)
11. Нинди транспорт төрләре бар? (Су, һава, коры җир транспорты)
12. Светофорда нинди төс янганда юл аркылы чыгарга ярамый. (кызыл)
13. Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми? (запас)
Менә безнең автобус та килеп чыкты. Әйдәгез, сәяхәткә кузгалыйк. ("Күңелле сәяхәт" музыкасы астына сәяхәткә бару, тормоз тавышы) Егылган Белмәмеш килеп чыга.
Тәрбияче:- Автобус нигә туктады? Белмәмеш, без сине таныдык,син имкәнмәдеңме?
Белмәмеш:, юк, Казан шәһәренә чаба идем,
Тирә- якка карамыйча
Килеп чыкты бер автобус -
Торам мин аңламыйча.
Мине бәреп к

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: