Замана баласы

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Салагыш урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Миннибаева Индира Ахтямовна
Дәреснең технологик картасы
Пердмет: туган телдә әдәби уку
УМК : "Перспектив башлангыч мәктәп"
Төзүче-авторлары: Г. М. Сафиуллина,М. Я. Гарифуллина,Ф. Ф. Хәсәнова. Дәреслек
2 сыйныф
Тема. Замана баласы
Максат. Укучыларны замана баласына булган таләпләр белән таныштыру.
Бурычлар. 1. Р. Вәлиеваның "Замана баласы" шигырен укып анализлау. Укучыларның сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү.
2. Замана мәктәбе, замана баласы турында укучыларның фикерләрен белү.
3. Белем алырга,хыялланырга өйрәнеп үсәргә,заманага яраклы булып үсү теләге уяту.
Планлаштырган нәтиҗә
1. Предмет нәтиҗәләре:дәреслектән кирәкле материалларны таба белү күнекмәләре үстерү.
2. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: белем алуга омтылыш булдыру.
3. Метапредмет нәтиҗәләр
Регулятив: дәрестә алган белемнәрнең көндәлек тормыштагы әһәмиятен төшенү,төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.
Танып - белү: булган һәм алган белемнәргә таянып ,"замана баласы" төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны дәреслектән табу һәм анализлау аша аны бәяләү,гомуми нәтиҗә чыгару.
Коммуникатив: төп фикергә килгәнче, төрле җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә,төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү,кеше фикерен исәпкә алу, киңәшләшү; әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру.
Төп төшенчәләр
Автор, жанр, куплет, рифма,анализлау,чагыштыру,гомуми нәтиҗә
Предметара бәйләнеш
Туган тел, әйләнә - тирә дөнья, музыка
Ресурслар
Төп. Дәреслек: Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина "Әдәби уку" 1 нче кисәк (95-97 битләр)
Эшне оештыру: төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү.
Педагогик технология: өлешчә эзләнүгә

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: