Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>


Тема: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
Максат: 1) җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында төшенчә бирү;
2) сөйләм телен үстерү, татар телендә дөрес һәм матур сөйләшү теләген камилләштерү;
3) язгы табигатькә мәхәббәт, кошларга сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: мультимедиа, кош рәсемнәре, дәреслек, яз рәсеме.
Дәрес барышы.
I. Мотивацион - ориентлашу этабы.
1. Уңай психологик халәт тудыру.
oo Исәнмесез!
oo Хәерле көн!
oo Хәлләрегез ничек?
oo Дәрескә барыгыз да әзерме?
oo Бүген дәрестә кем юк?
II. Уку максатын кую.
Интерактив тактада эш. 1нче слайд.
Яз җитте. Ямьле яз җитте.
Кояш җылыта. Якты кояш җирне җылыта.
Яңгырлар явып үтте. Беренче яңгырлар явып үтте.
Җил назлый. Җылы җил битләрне назлый.
Агачлар күмелде. Агачлар яшел яфракка күмелде.
Чәчәкләр үсә. Болында аллы-гөлле чәчәкләр үсә.
oo Монда нәрсәләр язылган? (җөмләләр)
oo Нәрсә ул җөмлә? ( җөмлә тәмамланган уйны белдерә)
oo Җөмлә ахырына нәрсә куела? ( нокта, өндәү, сорау билгеләре)
oo Җөмлә нинди кисәкләрдән тора? (баш һәм иярчен кисәкләрдән)
III. Уку мәсьәләсен чишү.
1. Җөмләләне чагыштыру.
oo Сул яктагы җөмләлрне укыгыз. Бу җөмләләр нинди кисәкләрдән төзелгән? ( баш кисәкләрдән)
oo Хәзер уң яктагы җөмләрне укыгыз. Бу җөмләләр сул яктагы җөмләләрдән нәрсә белән аерыла? Анда нинди кисәкләр дә бар? ( иярчен кисәкләр дә)
2. Нәтиҗә чыгару.
Ия белән хәбәрдән генә торган җөмләләр җыйнак җөмлә дип атала. (Сул яктагы җөмләләр өстендә (интерактив тактада) җыйнак җөмләләр дигән сүз чыга)
Ә ия белән хәбәрдән тыш иярчен кисәкләр дә булса, мондый җөмләләрне җәенке җөмлә дип атыйлар. (Уң яктагы җөмләләр өстендә җәенке җөмлә дигән сүз чыга)

3. 2 нче слайд. К

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: