агыйдә. Ия белән хәбәрдән генә торган җөмләләр җыйнак җөмлә дип атала.
Ә ия белән хәбәрдән тыш иярчен кисәкләр дә булса, мондый җөмләләрне җәенке җөмлә дип атыйлар.
IV. Күнекмәләр формалаштыру.
1. Дәфтәрләрдә эш.
1) Җәенке җөмләләрне дәфтәргә күчереп язу.
2) Җәенке җөмләрне тикшерү. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре астына сызу. (бер бала интеракив тактада эшли)
2. Телдән текстны дәвам итү.
oo Бу җөмләләрдә нинди ел фасылы турында сүз бара? (Яз. Тактага яз рәсеме эленә)
oo Хәзер табигатьтә нинди ел фасылы? (яз)
oo Хәзерге вакытта табигатьтә тагы нинди үзгәрешләр бар?
oo ( телдән җаваплар)
3. Физкультминутка ясау.
4. Дәреслек белән эш. 136 нчы бит. 334 нче күнегү.
а) биремен уку;
б) рәсем буенча җыйнак һәм җәенке җөмләләр төзеп язу;
в) җөмләләрне уку;
г) җыйнак һәм җәенке җөмләләрне билгеләү.
5. 3нче слайд. Схемалар буенча телдән җөмләләр төзү.
1)
.
2)
.
3)
.
4)
.
6. Сөйләм телен үстерү. 4 нче слайд. Интерактив тактада Кошлар кайта дигән җөмлә бирелә.
oo Бу нинди җөмлә? (җыйнак)
Сезгә бу җөмләне җәенкеләндерергә кирәк. (Күчмә кошлар кайта. Җылы яктан күчмә кошлар кайта. һ. б. )
7. Әңгәмә.
oo Сез нинди күчмә кошлар беләсез? (тактага кош рәсемнәре эленә)
oo Монда нинди кошлар?
oo Беренче булып нинди кошлар кайта?
oo Сез сыерчыкларга оялар ясадыгызмы?
oo Кошлар безгә нинди файда китерәләр?
oo Кошларны рәнҗетергә ярыймы?
8. Вакыт калса, "Кайсы сүз артык? уены. Интерактив тактада эш. 5 нче слайд. Җөмләләр язылган. Балалар артык сүзне табалар һәм 1 укучы шул сүзгә баса. Әгәр җавап дөрес булса ул югала, әгәр дөрес булмаса урынында кала.
Страницы: << < 1 | 2 | 3 > >>