дыклар янына узалар).
4. Магнитофон язмасын тыңлау ("Күнел" радиосы дикторы тавышы белән язылган Габдулла Тукайның "Бу кайчак була?" шигыре ишетелә ).
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде,
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт?
Я, әйтеп кара
(Яз көне. )
(интерактив тактада яз турында сөйләү,рәсемнәр буенча)
Сораулар бирелә:
1. Балалар, урамда нинди вакыт?
- Яз.
2. Яз айларын әйтегез.
- Март, апрель, май.
3. Яз нинди?
- Җылы, матур, . . .
- Әйе, балалар, урамда җылы, матур яз.
Кояш җылыта. Тамчылар тама.
4. Бер балага клейлар бирелә. Балалар аңардан клей сорап алалар.
Сөйләм үрнәге:
-. . . , клей бир әле
- Мә, клей.
- Рәхмәт.
(Клей алып балалар өстәлләр артына утыралар)
5. Дид. Уен: "Мин башлыйм, син дәвам ит" (Схемалар буенча җөмләләр төзү,схемалар экранда)
- Көз яңгыр ява, кыш. . . (кар ява).
- Җәй җылы, кыш. . . (салкын).
- Җәй, көз аю йөри, ашый, кыш аю. . . (йоклый).
- Көз кошлар китә, ә яз. . . (кайта).
- Җәй куян соры. Ә кыш. . . (ак).
- Җәй кояш җылыта, кыш кояш. . . (җылытмый).
6. - Балалар, нинди матур язгы урман . (Урман рәсеме экранда)
Тыңлагыз әле!
Бу язгы урман.
Кар эри, кар күп тугел.
Аю белән аю баласы йокламыйлар.
Керпе дә йокламый.
Ике кош агачта утыралар. Ә ике куян карда утыралар. Нинди матур рәсем
Әйдәгез,балалар, без дә сезнең белән матур язгы урман ясыйбыз. Килегез
монда, миннән рәсемнәр сорагыз һәм ябыштырыгыз.
Сөйләм үрнәге:
I. - Аю бирегез әле.
- Аю нишли?
- Аю басып тора.
-Мә, аю рәсеме.
- Рәхмәт.
II. - Аю баласы бирегез әле.
- Аю баласы нишли?
- Аю баласы
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 > >>