Ял итү минутлары Ата- аналар өчен консультация

Страницы: <<  <  4 | 5 | 6 | 7 | 8  >  >>

рле план корды,
Шап итеп сикерде,
Бер чыпчыкны эләктерде.


Күрсәт әле, үскәнем

- Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек йөри аюлар?
- Менә шулай, менә шулай,
Шулай йөри аюлар.
Уң кул кайда?

Уң кул кайда?
Ул монда. Уң якта кулларны чәбәкләү.
Сул кул кайда?
Ул монда. Сул якта кулларны чәбәкләү.
Куллар алда, Кулларны алга сузу.
Куллар артта, Куллар артта.
Куллар өстә Кулларны өскә күтәрү.
Һәм янда. Куллар ян-якта.

Бу кул, бу кул, бу куллар

Бу кул, бу кул, бу куллар. Кулларны күрсәтү.
Куллар белән чәп тә чәп. Чәбәкләү.
Бу аяк, бу аяк, бу аяклар. Аякларны күрсәтү.
Аяклар белән тып та тып. Аякларны тыпырдату.
Бу күз, бу күз, бу күзләр. Күзләрне күрсәтү.
Күзләр белән лып та лып. Күзләрне йомгалау.
Бу колак, бу колак, бу колаклар. Колакларны күрсәтү.
Колаклар белән хоп та хоп.

Йодрык

Уң кулыбызны табыйк,
Әйдәгез, санап карыйк.
Башлыйк чәнтидән,
Иң кечтекидән,
Чәнти була - бер,
Исемсез - ике,
Урта бармак - өч,
Имән бармак - дүрт,
Бишенчесе - баш бармак,
Әнә нинди зур тармак.
Менә биш күпме була,
Бөкләгәч, йодрык була.

Карагыз

Менә минем уң кулым,
Менә минем сул кулым.
Менә идән, менә түшәм:
Менә шулай зур үсәм.

Ял итәбез

Кулларны алга сузабыз,
Аннан соң төшерәбез.
Хәзер янга сузабыз,
Үзебезне кочаклыйбыз.
Аннан атлап китәбез,
Утырып ял итәбез.

Яз килде

Киң итеп җәеп колач, Кулларны як- якка җәю.
Килде яз, килде яз. Кул чабу.
Елмаеп тора кояш, Кулларны өскә күтәреп күрсәтү.
Көн аяз, көн аяз. Кул чабу.
Кыш буе яткан карлар Кулларны җәеп җирне күрсәтү.
Эределәр,

Страницы: <<  <  4 | 5 | 6 | 7 | 8  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: