Ял итү минутлары Ата- аналар өчен консультация

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>

лкып, Йолку хәрәкәте.
Кәбестәне кисеп, Кисү хәрәкәте.
Зур кәрзингә салдык. Колач җәю.


Яшелчәләр

Ярдәм көтеп тормыйбыз,
Без кәбестә турыйбыз. Турау хәрәкәте.
Чиста итеп юабыз, Юуу хәрәкәте.
Бераз кишер кырабыз,
Ваклап суган салабыз, Суган турау хәрәкәте.
Тозлап-майлап алабыз. ,
Яхшылап болгатабыз: Болгату хәрәкәте.
Бигрәк тәмле, ашагыз!

Без барабыз, барабыз

Без барабыз, барабыз,
Кыяр күреп алабыз.
Иеләбез, алабыз
Һәм кәрзингә салабыз.
Тагын атлап китәбез.

Алма-чия

Эх, алма, алма, алма Җиләк-җимеш, яшелчә битлекләре кигән,
Алма алмалаганда, балалар түгәрәк буйлап йөриләр, җырлыйлар.
Алмаларга рәхәт була Алма маскасы кигән бала уртада йөри.
Яңгыр яугалаганда. Уртадагы бала алма маскасы кигән баланы
чакыра,бииләр. Уен шулай дәвам итә.
Эх, чия, чия чия
Чия чияләгәндә,
Чияләргә рәхәт була
Яңгыр сибәләгәндә.

Эх, кыяр, кыяр, кыяр
Кыяр кыярланганда,
Кыярларга рәхәт була
Яңгыр коеп яуганда.

Эх, шалкан, шалкан, шалкан
Шалкан шалканланганда,
Шалканнарга рәхәт була
Яңгыр шаулап яуганда.

Эх, кәбестәсен, суганын,
помидорын
Тәрбияләп үстерәбез,
Күрәбез файдаларын.

Куянкай

Ак куянкай утырган, Чүгәләп утыралар.
Колакларын селкетә. Кулларын, колак янына куеп, селкетәләр.
Менә шулай, менә шулай
Колакларын селкетә.
Куян туңа башлагач,
Аякларын җылыта. Кулларын алга сузып аякка бәрәләр.
Куян һаман да туңа,
Сикергәләп тә куя. Урында сикерәләр.
Менә шулай, менә шулай
Сикергәләп тә куя.
Кемдер аны өркетте,
Ул урманга элдертте. Урында йөгерәләр.

Кар ява

Кар ява, кар ява, Кулл

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: