Ял итү минутлары Ата- аналар өчен консультация

Страницы: <<  <  5 | 6 | 7 | 8  >  >>

эределәр. Кул чабу.
Сыерчыклар, тургайлар Очу хәрәкәте
Килделәр, килделәр. Кул чабу.

Март

Кара каргалар килде, Очу хәрәкәтләре.
Түбәдән тамчы тама. Бармакларны биетү
Көндез көн җылы була, Көндез көн җылы була.
Суыкта кичкә таба. Чүгәлиләр.
Тамчылар бии тып-тып, Бармакларны биетү.
Тамчылар сикерәләр. Сикерәләр.
Аларны булмый туктатып,
Алар яз китерәләр. Кул чабу.

Апрель

Гөрләвекләр агалар,
Күктән кояш елмая. Кулларны өскә күтәрү.
Кыңгылдашып торналар, Канат кагыну хәрәкәте.
Тезелеп үттеләр бая.
Инешләрдә коена Йөзү хәрәкәте.
Канатланып каз, үрдәк.
Җирне яшәртеп безгә Кул чабу.
Гөлләр алып килә яз.

Казлар.

Киек казлар очалар, Очу хәрәкәтләре.
Зәңгәр күлгә төшәләр. Чүгәлиләр.
Рәхәтләнеп йөзәләр, Йөзү хәрәкәтләре.
Чирәм буйлап йөриләр, Йөрү.
Аннан алар торалар, Басалар.
Канатларын кагалар, Канат кагу хәрәкәтләре.
Бик еракка очалар.

Гөлчәчәкләр

Гөлчәчәкләр күренде Басалар.
Һәм кояшка үрелде. Кулларын өскә күтәрәләр.
Аларга җылы кирәк,
Кояш астында рәхәт. Сузылалар.
Менә инде җил исте, Кулларны як- якка селкиләр.
Чәчәкләрне селкетте: Як-якка селкенәләр.
Уң якка бөгелделәр Уң якка бөгеләләр.
Һәм җиргә иелделәр, Чүгәлиләр.
Сул якка бөгелделәр Сул якка бөгеләләр.
Һәм җиргә иелделәр. Чүгәлиләр.
Бар син, җил, моннан кит, Кул селкиләр.
Чәчәкләргә тими үт.
Алар зур булып үссен, Сузылалар.
Безгә шатлык китерсен. Кул чабалар.


Кулланылган әдәбият:
И. Х. Муяссарова. "Азрак ял итеп алыйк". Казан, 1998 ел.
М. Ф. Кашапова. "Иң татлы тел туган тел". Казан, Мәгариф, 2004 ел.
"Гөлбакча&q

Страницы: <<  <  5 | 6 | 7 | 8  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: