Викторина

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>

/> 1 нче командага биремнәр.
Мәктәптә куела торган иң югары балл (биш)
Каты түгел (йомшак)
Ак таҗлы чәчәк (ромашка)
Баллы цитрус җимеше (әфлисун)
Тәртип саклаучы (полиция)
Көйсез балага тагылган кушамат (елак)

Икенче командага биремнәр.
Укучының иң беренче дәреслеге (әлифба)
Татарстанда ага торган иң зур елга (Идел)
Татарстандагы иң баш кала (Казан)
Зирәк сүзенең синонимы (тапкыр)
Иң кадерле ризык (ипи)
Иң кадерле кеше (әни)
Уен "Бу кайсы әкияттән?" (Чиратлашып һәр командага әйтү) СЛАЙД

Уен. Бу табышмаклар Г. Тукайның кайсы әсәренә туры килә? (Чиратлашып һәр командага әйтү) СЛАЙД
Нәкъ кеше кебек үзе,
Бар маңгаенда мөгезе.
"Былтыр" кысты дип акырына,
Туганнарын чакыра. ("Шүрәле")

Кулы юк - балчык ташый,
Балтасы юк - өй ясый. ("Карлыгач")

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән("Гали белән кәҗә")

Әйдә әле, Күбәләк
Сөйләшик бергәләп
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек("Бала белән Күбәләк")
Уен "Мәкаль әйтеш" (Мәкальләрне дәвам итегез. Чиратлашып һәр командага әйтү)

Кем эшләми. . . (шул ашамый)
Тырышкан табар. . . (ташка кадак кагар)
Китап - . . . (белем чишмәсе)
Олыласаң олыны - (олыларлар үзеңне)
Теле барның - . . . (иле бар)
Алтыда белгән ана телен - . . . (алтмышта да онытмас)

Өй эше

Уен. "А" хәрефенә башланган татарча кеше исемнәрен кем күбрәк яза? 1 төркем
"Ә" хәрефенә башланган татарча кеше исемнәрен кем күбрәк яза? 2 төркем

Тукайның бер шигыренә иллюстрация, эшне яклау.

Тукай шигырьләрен укыйбыз.
Укытучы.

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: