Урман – күп катлы йорт

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Урман - - күп катлы йорт

Максат: балаларның урман, аның кешеләргә файдасы турындагы белемнәрен киңәйтү; агач, куак, чәчәкләр, кош, җәнлек, бөҗәкләр белән таныштыру һәм аларның исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү, алар турындагы мәгълүматны ныгыту; халык авыз иҗатын кулланып сөйләү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
.
Әзерлек эше: И. Шишкинның "Утро в сосновом бору", А. Васнецовның "Затишье" картиналарын карау; В. Бианкиның "Музыкант", И. Калининның "В лесу" әсәрләрен уку; кислород, чыганак, күпкатлы сүзләренең мәгънәләрен аңлату; шигырьләр, табышмаклар өйрәнү.
Күрсәтмә әсбаплар: Катыргыдан ясалган агач, куак, чәчәкләр, кошлар, җәнлекләр һ. б. , панно, урман турында рәсемнәр, магнитофон язмасы.

Шөгыль барышы:
Ишек шакыйлар, бүлмәгә Урман хуҗасы (У. Х. ) керә (тәрбияче яки ярдәмчесе).

У. Х. Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Мин - Урман хуҗасы. Менә сезгә кунакка килдем.
Балалар(Б): Исәнмесез!Хәерле көн!
У. Х. Балалар, бүген сезнең белән урман, анда яшәүче җәнлекләр, бөҗәкләр, үсемлекләр турында сөйләшербез. Ничек уйлыйсыз, нинди урманнар була? (Рәсемнәр күрсәтелә).
Б. Катнаш һәм ылыслы урманнар.
У. Х. Нәрсә ул урман?
Б. Урманда бик күп агач, куак, үсемлек үсә, җәнлек, кош, бөҗәкләр яши.
У. Х. Бер табышмак әйтәм, тыңлагыз: Яз килсә, киенә, көз килсә чишенә (Агач).
Сез нинди агачлар беләсез?
Б. Каен, нарат, имән, миләш. . .
У. Х. Ә хәзер агачларны үз урыннарына урнаштырыгыз (һәр бала, агачларның исемнәрен әйтеп, паннога урнаштыра)
У. Х. Агачлар астында нәрсәләр үсә соң?
Б. Чикләвек, кура җиләге, гөлҗимеш. . . куаклары үсә. (Алар да үз урыннарына куела).
У. Х. Куаклардан астарак нәрсәләр үсә?
Б. Чәчәкләр: ак чәчәк

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: