Тылсымлы сүзләр

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема: ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗЛӘР
Максат: укучыларны сөйләмдә «тылсымлы сүзләр»не дөрес
һәм урынлы куллана белергә өйрәтү, аларда өлкәннәрне,
иптәшләрен ихтирам итү хисе тәрбияләү.
Барышы: «Яхшы сүз —җан азыгы», «Бер рәхмәт мең бәладән коткара», «Яхшының кадерен ил белер», «Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне» дигән мәкальләр әйтелә. .
— Яхшы сүз җан азыгы, — ди халкыбыз. Бик дөрес әйтелгән сүзләр бу. Әгәрдә кешегә ягымлы, йомшак тавыш белән эндәшсәң, аның күңеле күтәрелә, анда башкаларга яхшылык эшләү тойгысы уяна .
— Кешенең кәефен күтәрү өчен безгә нинди сүзләр белергә кирәк? (Матур, күңелне күтәрә торган сүзләр. )
— Нинди сүзләрне без матур сүзләр дип атыйбыз? (Исәнмесез! Хәерле иртә! Хәерле көн! Тыныч йокы! Зинһар өчен! Рәхим итегез! һ. б. )
— Боларны тагын нинди сүзләр дип атыйлар? («Тылсымлы сүзләр» дип. )
—Тылсымлы сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана да белергә кирәк. Хәзер без «Тылсымлы сүзләр» белән бергә сәяхәткә чыгарбыз.
Сәяхәт башланганчы, мин бер мәктәптә булган вакыйга турында сөйләргә телим.
Кич. Класста беркем юк. Бары тик бер иске ручка гына почмактан бүлмәне күзәтә иде. Кинәт ул урыннан торды да кара савыты янына йөгереп килде:
— Әйтегез әле, сез биредә бернинди дә тавыш ишетмисезме? Китап шкафында нәрсәдер кыштырдый бугай, — диде ул. — Гадәттә, бу вакытта китаплар тыныч кына «йоклыйлар» иде. Бүген нәрсә турындадыр пышылдаша алар,—дип җавап бирде кара савыты.
Чыннан да, китаплар кыштырдый, пышылдаша иде. Көтмәгәндә шкафтан кечкенә генә «кешеләр» берәм-берәм идәнгә сикерде.
— Болар кемнәр соң? Кемнәр? — диде кара савыты, куркынып. — Сүзләр түгелме соң? Без кара, каләм, акбур белән яза торган сүзләр бит алар.
— Мин аларны яхшы беләм. Сәламәтлегем әйбәт чагында, ул сүзләрне еш яза идем. . . Хәзер нәрсә

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: