ладән коткара», «Яхшы сүз — җан азыгы» дигән мәкальләрен ишеткәнегез бардыр. Алар «тылсымлы сүзләр» турында, әдәпле булу хакында әйтелгән. Сез тагын нинди мәкальләр беләсез? (Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне. Яхшының кадерен ил белер. Алтын тутыкмас, яхшылык онытылмас. Ашның тәме тоз белән, адәм яхшылыгы сүз белән. Акыллы сүзгә ни җитә. Җайлы сүз җанны эретә. Ипле сүз энә саплый. Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз җанга җәрәхәт һ. б. )
«Тылсымлы сүзләр»не язучылар, шагыйрьләр әсәрләрендә дә еш очратабыз. (Укучылар Ш. Галиевнең «Тылсымлы көзге» дигән китабыннан «Рәхмәтләр турында», «Эш күп, эш күп. . . », «Әбиләрдә кунакта», «Хәерле юл!» шигырьләрен һ. б. язучыларның әсәрләрен укыйлар.
«Ни өчен бу шигырьләр матур яңгырый?» . Укучыларның җавабы түбәндәгечә булырга мөмкин: «Шагыйрьләр үзләренең әсәрләрендә «тылсымлы сүзләр» кулланалар. Шуңа күрә алар әйбәт укыла, матур яңгырый, эчтәлекле.
— «Тылсымлы сүзләр»не сөйләмдә дөрес куллана да белергә кирәк. Мин хәзер сезгә бер малайның «тылсымлы сүзләр»не сөйләмдә ничек куллануын сөйлим. Тыңлагыз әле.
Фәрит әдәпле булырга сүз бирде. Бүгеннән башлап, һәр кешене хөрмәт итәм, һәркем белән исәнләшәм, диде ул.
Икенче көнне малай каравылчы өе янындагы утыргычта йокымсырап утыручы бабайны күрде. Ул төне буе сакта торып шактый арыган иде. «Хәерле иртә, бабай!» —дип кычкырды Фәрит. Бабай, йокы аралаш, малайны ачуланды. Фәрит гаҗәпләнде. . .
Юлда үзе белән бер класста укучы кызны очратты. Ул каядыр ашыга иде.
— Тукта, тукта. Кая ашыгасың? Мин синең белән исәнләшергә телим, —дип, кызның чәченнән тартты. . .
— Укучылар, Фәрит «Тылсымлы сүзләрне» беләме?— Ә нигә бабай да, кыз да аңа ачуланалар? (Фәрит «тылсымлы сүзләр»не урынлы кулланмый. )
— Әйе, «тылсымлы сүзләр»не кайсы вакытта ничегрәк итеп әйтергә
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>