Тукай әкиятләре буйлап

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема: "Тукай әкиятләре буйлап "
Максат: Габдулла Тукай иҗаты буенча белемнәрне тирәнәйтү һәм гомумиләштерү
Бурычлар: 1. Белем бирү: күреп искә төшерү һәм сөйләү күнекмәләрен үстерү, мәкальләрне искә төшерү хисабына балаларның тел байлыгын арттыру, 2. Үстерелешле: фикерләү тизлеген һәм сөйләм теле байлыгын үстерү; хезмәттәшлек, түземлелек кебек социаль - коммуникатив сыйфатларны формалаштыру 3. Тәрбияви: бер - береңә юл куеп төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен ныгыту, уңай эмоциональ халәт булдыру, Г. Тукай иҗатына кызыксыну һәм туган телгә хөрмәт уяту;
Белем бирү өлкәләре: Сөйләм үсеше, социаль - коммуникатив, матур әдәбият, физик үсеш
Методик алымнар: Күрсәтмә алым: Слайдлар демонстрацияләү;
Сүзлек алымы: аңлату, сораулар бирү, хор белән һәм берәмләп җавап алу, матур сүз, музыкаль бизәлеш. Практик алым: конроль, уңай бәя бирү, пазллар төзү.
Җиһазлау: Демонстрацион материал: пазллар, интерактив такта, эчтәлек сөйләү өчен рәсемнәр, хәрәкәтле уен өчен зур чәчәкләр, саннар, Техник җиһазлау: проектор, интерактив такта, ноутбук, "Туган тел" җыры һәм "Күбәләкләр" уены өчен музыка язылган диск
Әзерлек эше: Г. Тукай әсәләрен өйрәнү, эчтәлеге буенча сөйләшү, иллюстрацияләр карау, туган тел турында мәкальләр өйрәнү,
Сүзлек эше: " Туган телем - иркә гөлем" тезмәсенең мәгънәсен искә төшерү
Эшчәнлек барышы.
Кереш өлеш.
Хәерле иртә, балалар!
Хәерле иртә!
Кәефләрегез ничек?
Әйбәт, рәхмәт!
Балалар, без бүген сезнең белән рестовраторлар (бозылган әйберләрне рәтләүчеләр) булырбыз. Моның өчен безгә төркемнәргә бүленергә кирәк. Әйдәгез, без дүрт төркемгә бүленик. (Санамыш ярдәмендә җитәкчеләр билгеләнә, алар үз чиратында һәрберсе үзенә команда сайлый)
Төп өлеш
1 уен "Р

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: