телсә, шул санда(парлап, өчәрләп, дүртәрләп басалар)
  Ә өченче шигырь нәрсә турында?
  Гали белә Кәҗәнең дуслыгы турында. Алар бергә уйныйлар, дус яшиләр. Малай Кәҗәсен ярата, аны печән белән сыйлап тора. 
  Ә сезнең дусларыгыз бармы?
  Әйе. 
  Әйдәгез үзегезнең дустыгыз турында сөйләп китегез әле. 
 4 уен Сөйләм үстерү уены "Минем дустым"
 Уен барышы: Балаларның һәрберсе үзенең теләге буенча дусты турында сөйли. (Минем дустым - Азалия. Ул матур, акыллы кыз. Минем дустым Илнур. Без аның белән машиналар белән уйныйбыз. Һ. Б. )
  Ә сез Тукайның тагын башка әсәрләрен беләсезме? Әйдәгез искә төшерик әле. 
  "Туган тел", "Кәҗә белән Сарык", "Шүрәле". . 
  Әйдәгез, "Туган тел"җырын җырлап ял итеп алыйк әле. 
 5 уен Музыкаль пауза ( 1куплетын җырлыйбыз)
  Менә Тукай туган тел - матур тел дигән. Ә безнең туган тел нинди тел?
  Татар теле. 
  Әйе. Балалар, без үз туган телебездә матур итеп сөйләшә, аралаша белергә тиеш. 
  Туган тел турында без нинди мәкаль беләбез?
  Туган телем - иркә гөлем. 
  Ә ни өчен туган телне иркә гөл белән тиңләгәннәр?
  Чөнки туган телне кадерләп торырга, аны пычратмаска кирәк. 
  Телләр белгән - илләр гизгән. 
  Ә бу мәкальне ничек аңлыйсыз?
  Чөнки күп телләр белсәң, сиңа кешеләр белән үз телендә аралашу җиңелрәк булачак. 
  Ә сез нинди телләр беләсез?
  Татар һәм рус телләрен. 
  Балалар, телләр белү әйбәт нәрсә. Ләкин сөйләшкәндә телне - телгә кушып сөйләшү матур күренеш түгел. Менә Дәрдмәнд дигән шагыйребез болай ди:
  Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
 Бүген телләр белү яхшы һөнәрдер. 
 Катыштырма вә ләкин телгә телне,
 Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер. 
  Димәк, без матур аңла
		Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>
