естовраторлар"
Менә сезнең эш урыны 1 өстәл, 2 өстәл һәм 3 өстәл, 4 өстәл. Сезнең һәрберегез ертылган картинаны торгызырга, ягъни пазлларны җыярга тиеш. (Балалар пазлларны җыялар. Анда Г. Тукай портреты, "Су анасы", "Бала белән Күбәләк", "Кызыклы шәкерт" шигырьләренә иллюстрация)
Менә, булдырдыгыз, хәзер әйтегез инде, сез нинди картиналарны төзекләндердегез?
Г. Тукай портреты, "Су анасы", "Бала белән Күбәләк", "Кызыклы шәкерт"
Димәк, без бүген шушы темага сөйләшәчәкбез. Әйтегез әле, бу рәсемнәрнең уртак ягы нинди?
Аларның бөтенесе дә Г. Тукай язган шигырьләргә ясалган.
Дөрес. Әйдәгез ул шигырьләр нәрсә турында искә төшереп китик әле. Кем башлый?
2уен "Искә төшер"
Рәсемнәр буенча эчтәлеген искә төшерәләр. (Интерактив тактада эчтәлеге буенча рәсемнәр күрсәтелә, шулар буенча сөйлиләр)
Малай су коенырга бара да Су анасының тарагын урлап кача. Әнисен мин таракны таптым, дип ялганлый. Төнлә Су анасы килеп тарагын алып китә. Әнисе малайны нык итеп ачулана.
Әйтегез әле, малай нинди хаталар ясый?
Кеше әйберен сорамыйча ала, әнисен ялганлый.
Сезнең арада андый хаталар ясаучылар юкмы?
Юк.
Әйе, ул начар гадәтләр бездә булырга тиеш тугел. Алар үзләре дә, янындагы кешеләрне дә кыен хәлгә куялар.
Икенче рәсем "Бала белән Күбәләк" шигыренә. Әйдәгез юл шигырьне искә төшереп китик әле. (Шигырьне рольләргә бүлеп сөйлибез)
Димәк, балалар, нинди нәтиҗәгә киләбез?
Күбәләкләрен җәберләргә ярамый!
Әйдәгез, без дә сезнең белән күбәләкләр булып уйнап алыйк әле.
3 уен Х/У"Күбәләкләр"
Уен барышы: музыка астына күбәләкләр кебек очып йөриләр. Музыка туктагач, чәчәкләргә нинди сан күрсә
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>