Туган телем-иркә гөлем

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6 | 7  >  >>

ыйребез Г. Тукай.
Туган тел турында сөйләгәндә, без һәрвакыт бөек Тукаебызны искә алабыз. Чөнки шагыйрь туган телебезнең татар халык авыз иҗатын, әдәбиятын, җыр-моңнарын бик яраткан һәм аңа югары бәя биргән. Әйдәгез, балалар, Тукай турында белемнәребезне тагын бер кат искә төшерик әле. (Викторина үткәрү)
1 а. б. 1. Г. Тукай кайда һәм кайчан туган? (слайд4)
2. Г. Тукайның нинди әсәрләрен беләсез?
3. Сарык белән кәҗә нәрсә башын табалар? Г. Тукайның кайсы әсәрендә?
2 а. б. 4. Г. Тукайның әтисенең исеме ничек?
5. Әнисенең исеме ничек?
6. Бу юллар кайсы әсәрдән?
Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олугъ күрсә. . . (Г. Тукайның Бәхетле бала әсәреннән )
1 а. б. 7. Безнең шәһәрдә Г. Тукай исеме белән бәйле нинди урыннар бар?
8. Бу өзек кайсы әсәрдән?
И, сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.
( Г. Тукайның Эшкә өндәү әсәреннән) .
Укучылар чыгышы.
1 ук. . Тукай шигъре безнең күңелләргә
Моңлы җырдай килеп сарыла.
Туган телгә булган мәхәббәте
Шул җырларда ачык чагыла.
2 ук. Ун мең еллык шигъри әсәрләре
Үзе кебек һаман яшь алар.
Шигырьләрен укып оныклары
Туган телдән ләззәт алалар.
2 а. б. Сезнең хөрмәткә, 7нче в сыйныфы укучылары Г. Тукайның Эш беткәч, уйнарга ярый исемле әсәрен сәхнәләштереп күрсәтәләр. (слайд 1,2,4)
1 а. б. Ана телен әйбәтрәк белим, аның серенә төшеним дисәң, һичшиксез, иң элек матур әдәбиятны белү зарур. Чөнки телебезнең җәүһәрләре нәкъ әнә шунда тупланган.
2 а. б. Кол Гали, Габделҗәббар Кандалый, К. Насыйри, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Һ. Такташ, Х. Туфан, Г. Бәширов һәм башка бик күп язучыларыбыз туган телебезне яклап чыкканнар, хөрмәт иткәннәр, аны үсте

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6 | 7  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: