рүгә зур көч куйганнар. Үзләренең әсәрләрен халыкка аңлаешлы, матур, төзек телдә язганнар. Телебезгә югары бәя биргәннәр. (слайд8)
Укучылар чыгышы.
1 ук. Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле тел ул – дигән К. Насыйри. (Слайд 9)
2 ук. Син – минем тере тарихым, (слайд 10)
Син – минем киләчәгем,
Тик синдә, газиз туган тел,
Бәхеткә җитәчәгем, - дип язган Хәсән Туфан үзенең шигырендә.
3 ук. Тел – халыкның өзлексез байый һәм һаман үзгәрә, яңара торган чиксез бай һәм кыйммәтле күңел хәзинәсе, - дип язган Г. Бәширов. (слайд11)
2 а. б. Әйе, никадәр бай һәм кыйммәтле мирас бүләк итәләр безгә
Халык борын-борыннан кайгысын да, шатлыгын да үзенең туган телендә җырга салган. Җыр – аның гомерлек юлдашы. Әйдәгез җыр тыңлап, моңланып алыйк әле.
Сезнең хөрмәткә Туган якҗыры башкарыла.
1 а. б. Әйе, тел – гомерлек юлдашыбыз. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Әгәр тарихка күз салсак, шундый кызыклы фактка тап булабыз. 16-17 гасырларда татар теле Россиядә рус теле белән беррәттән халыкара әһәмияткә ия булган. (слайд12)
2 а. б. Соңгы елларда милли телләргә, шул исәптән татар телен саклау һәм үстерүгә дә игътибар арта. Дәүләт теле буларак, ул барлык укучыларга да укытыла. Чөнки укучыларыбыз ике телне дә бертигез дәрәҗәдә яхшы белергә тиешләр. Татар теле – зур үсешкә ирешкән әдәби тел.
Бүгенге көндә мәгариф,мәдәният һәм матбугат өлкәләрендә туган телебезнең кулланылыш сферасы киңәя бара. Татар театрларының үсеше, татарча гәҗит – журналларның саны арта баруы шуны күрсәтә.
- Укучылар, сез республикабызда чыга торган нинди татарча гәҗит- журналлар беләсез?
- Ә шәһәребездә? (слайд13)
Мәктәп тормышы, укучылар иҗаты, язучыларыбызның тормыш һәм иҗат юллары, төрле киңәшләре белән безнең яр
Страницы: << < 4 | 5 | 6 | 7 | 8 > >>