енең матур-матур шигырьләрен ятлап әле дә куанабыз. Шуларның кайберләрен бергәләп тыңлап үтәрбез. (слайд 1)
2нче укучы
Балам, балам, - диеп туган телдә эндәшә миңа әткәм.
Әнкәем, - дип әниемә мин туган телдә дәшәм.
3нче укучы
Туган телемдә сөйләшеп яшим мин туган илдә
Туган ил дигән сүзне дә әйтәм мин туган телдә.
4нче укучы
Иң изге хисләремне мин туган телдә аңлатам
Шуңа күрә телне хөрмәтлим мин, яратам.
5нче укучы
- Халкым теле – хаклык теле, аннан башка минем илем юк;
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
6нчы укучы
Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле диеп телең йотма -
Туган телне онытма!
1 а. б. (слайд 5)
Телгә игътибарсыз-илгә игътибарсыз дигән әйтем бер халыкта. Хәзерге вакытта татар халкының күпчелеге саф татар телендә сөйләшә. Тик татарча сөйләгәндә, рус сүзләре кушып сөйләүчеләр, шулай ук татар кешеләренең үзара рус телендә аралашу күренешләре дә еш очрый әле.
( Тормыштагы күренешне сәхнәләштерү. 8 нче а сыйныф укучылары башкара).
2 а. б. Татар исемнәрен бозу, татарларның үзара урысча сөйләшүе бик күңелсез. Мондый гадәтләрне бетерик, әбинең киңәшләрен тотыйк, әти-әниләребезне рәнҗетмик, телебезне бозмыйк, аны хөрмәт итик.
Ә хәзер халык мәкальләрен тыңлагыз. Без мәкальнең башын әйтәбез, сез ахырын табыгыз (слайд 6).
1 ук. Теле барның - иле бар.
2 ук. Туган телем – иркә гөлем.
3. ук. Иң татлы тел – туган тел.
4 ук. Теле татлының - дусы күп.
5 ук. Телләр белгән - илләр белгән.
6 ук. Теле барның - юлы бар.
7 ук. Тел – күңелнең көзгесе.
Яхшы сүз җанга дару.
8 ук. Теле чибәрнең үзе чибәр
әйткән сүз – аткан ук
авыз күрке – тел, тел күрке - сүз.
9 ук. Сөйдергән
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 | 5 > >>