Ул – Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге ,кадерле сүз.
Туган илкәй. . .
Бу исемдә язгы таңнар. . .
Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар.
Бу исемдә киләчәгем һәм үткәнем,
Туган халкым, туган илем,
Туган телем.
И туган тел, и матур тел – дигән Тукай һәм шунда ук аның матурлыгын сиздереп Әткәм-әнкәмнең теле дип тә өстәгән. Бу сүзләрдән күңелләргә җылылык иңә, үз телеңә хөрмәт арта (слайд 4, Г. Тукай портреты, иҗаты буенча ясалган китап эчтәлеге күрсәтелә).
(Г. Тукай сүзләренә, халык көенә Туган тел җыры. 2 а. б. (слайд 5) Ушинский Халыкның теле – аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә бөтен халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла-дигән. Безнең өчен шундый тел – татар теле.
1нче укучы. Ана телем, сине өзелеп яратканга, очам дисәк, безгә булдың канатлар да:
Дошман белән көрәшкәндә - үткен кылыч
Балдай татлы – дуслар белән сайрашканда.
Җырларның да иң татлысы синдә генә,
Уйларның да иң яктысы синдә генә.
Туган илнең, туган телнең матурлыгын
Якты илһам бирми икән кемгә генә? (слайд 2)
1 а. б. Бары тик туган телен яхшы
Белгән, үз халкына ана телендә
Хезмәт күрсәтә алырлык хәзерлеге
булган кешене генә югары культуралы дип әйтергә мөмкин.
Безнең мәктәпләрдә менә шундый кешеләр тәрбияләнергә тиеш. Моның өчен туган телебезнең бөтен мөмкинлекләре дә бар.
2 а. б. Туган тел. Һәркем өчен дә газиз. . . (слайд 2)
Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган әти, әни, әби, бабай сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган-үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган тел ярдәмендә тойганбыз. Сәнгать әһелләр
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>