Туган телем-иркә гөлем
Туган телем-иркә гөлем. (слайд 1).
1. Кичә Тәфтиләү татар халык җыры астында алып барыла.
(слайд 2, фоторәсемнәр)
2. Тел турында шигырь.
Туган телем
Татар теле – туган телем,
Ул минем горурлыгым
Тоям Анда Гөлләр назын1
Әнием сабырлыгын.
Озак еллар тыйнак кына
Бәйсезлеген яклаган.
Татар моңын, үз аһәңен
Бөтен килеш саклаган.
Зур тарихи чорлар үтеп,
Безнең заманга җиткән,
Төзекләнә, үсә барып,
Камилләшеп үк беткән.
Болгар бабаларыбыздан
Калган кадерле мирас:
Насыйри, Тукайлар теле
Һичкайчан төсен җуймас.
3. Яшь курайчылар ансамбле чыгышы.
1 а. б. Кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Без бүген бу залга барыбыз өчен дә кадерле һәм газиз булган ана телебезгә багышланган Туган телем – иркә гөлем исемле әдәби-музыкаль кичәгә җыелдык. Сез монда ана теленең бөеклегенә тагын бер кат сокланып, аны ихтирам итәргә, сакларга һәм үстерергә кирәклегенә кабат инанырсыз дип ышанып калабыз.
1 а. б. Без татарлар, туган телебез – татар теле. Татар теле. . . Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәнергә мөмкинлеге булган, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, баш имәгән горур татар теле! (слайд 3, фоторәсемнәр)
2 а. б. И минем җандай кадерле,
И җылы, тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
Тик синең ярдәм белән мин,
Тик синең сүзләр белән.
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
1 а. б. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган.
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>