Трамвайда хикәясе өстендә эш

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Уку дәресенең технологик картасы
Укытучы: Муллина А. Р.
Предмет: әдәби уку
Сыйныф: 3 В
Дәрес тибы: Белемнәрне куллану һәм үстерү дәресе

Тема
"Трамвайда" хикәясе өстендә эш
Максатлар
"Әдәпле булыйк" темасы буенча белемнәрне тирәнәйтү.
"Трамвайда" тексты аркылы фигыльнең барлык-юклык формасын куллануны ныгыту.
Өлкәннәргә , кечкенәләргә карата хөрмәт, миһербанлык тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә
Предмет: "Трамвайда" текстында бирелгән ситуацияне тормышка чыгару, текст буенча өйрәнгән сүз һәм сүзтезмәләрен актив кулланылышка кертү
Метапредмет:
шәхси уку гамәлләре : минем яхшы, начар сыйфатларым, мин нишли беләм, нишләргә телим кебек төшенчәләрне үзең өчен билгели алу;
регулятив уку гамәлләре : уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү; эш тәртибен аңлап, эшчәнлекне оештыра белү; укытучы ярдәмендә хаталарны табып, төзәтә алу, алдан әйтелгән критерийлар буенча эшнең үтәлү дәрәҗәсен күрә белү;
коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү.
танып белү универсаль уку гамәлләре: тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру.
Төп төшенчәләр
Як-ягына карады, буш урын , урын бирде, урын бирмәде, әдәпле, әдәпсез.
Предметара бәйләнешләр
Әйләнә-тирә мохитны өйрәнү
Ресурслар:

Р. З. Хәйдәрова. Күңелле татар теле. 3 сыйныф
Организация пространства
группалы, парлы, индивидуаль эш

Этап
Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге
УУГ
Оештыру өлеше.
Эшчәнлеккә әзерлек.
Исәнмесез, укучылар!
Уку дәресен башлыйбыз. Дәрескә барыгыз да әзерме?
Кәефләрегез ничек соң?


Бүген сыйныфта кем дежур?
Бүген нинди число?
Атнаның нинди көне?
Һава торышы нинди?

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: