Үткән заман хикәя фигыль

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема: Үткән заман хикәя фигыль
Максат: Хикәя фигыльнең заман формаларын искә төшерү; үткән заман хикәя фигыльнең мәгънәләренә аңлатма бирү; хикәя фигыльне сөйләмдә танып-белү күнекмәләрен ныгыту; әниләргә хөрмәт тәрбияләү; компьютерда эшләү күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлау:
Матур язу үрнәге- плакат, хикәя фигыльнең заманнар таблицасы, перфокарталар, терәк схемалар, биремле карточкалар, компьютерга кертелгән тестлар.
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
II. Актуальләштерү.
Матур язу күнекмәләрен үстерү.
Укытучы. Укучылар, без Ф. Яруллинның Хуҗа хикәясеннән китерелгән өзекне укырбыз, аннары дәфтәрләргә күчереп язырбыз.
Рөстәм әнисенең сүзенә катнашмады. Ул бәләкәй чакта үзе йоклаган агач карават янына килеп утырды. Бу караватның зәңгәр буяулары инде купкан. Карават башына Рөстәм әни дип тә язып куйган иде.
Белемнәрне тикшерү өчен сораулар.
Үткән заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә?
Үткән заман хикәя фигыльнең нинди төрләре бар?
Билгеле үткән заман ничек ясала?
Билгесез үткән заман ничек ясала?
Дәрескә кемнең ни дәрәҗәдә әзерләнүен ачыклау максаты белән төркемнәргә карточкалар таратыла һәм язылган биремнәрне, тиз арада эшләп, алар укытучыга кайтарыла.
1 нче төркем (көчле укучылар) Үткән заман хикәя фигыльләрне 2 төркемгә аера:
Билгеле Билгесез.
катнашмады купкан
килеп утырды язып куйган иде
2 нче төркем (тырыш укучылар). Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрен яза: катнашмады, килеп утырды.
3 нче төркем (уртача укучылар). Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрен яза: купкан, язып куйган иде.
4 нче төркем (йомшак укучылар). Үткән заман хикәя фигыльләрне яза: катнашмады, килеп утырды, купкан, язып куйган иде.
III Яңа теманы үзләштерү.
Укытучы. Укучылар, сезнең алдыгызда Ф. Яруллинның

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: