Текст по татарской литературе для 8 класса. Секреты общения

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Дәреснең темасы: Ничек уйлыйсың? Аралашу серләре.
Сыйныф : 7 (рус группасы)
Дәреслек: Татар теле. 7 сыйныф. Авторлар: Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева. – Казан:Мәгариф нәшрияты, 2007 ел.
Максатлар: Укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру; тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү; диалогик, монологик күнекмәләрен үстерүне дәвам итү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне; укучыларны дус, тату яшәргә өйрәтү, дусларыңа һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү; матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү; укучылар арасында үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышыныч тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, мультимедиа экран, рәсемнәр, карточкаларда иҗади бирем, карандашлар (фломастерлар), дәреслек, сүзлек.
Фәнара бәйләнеш: рус теле, физик культура, информатика, рәсем фәннәре.
Дәрес барышы.
1. Оештыруөлеше:
Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Ничек ял иттегез? Кем белән аралаштыгыз? Татар әдәбияты дәресен башлыйбыз. Без бүген сезнең белән редакциядәге журналистлар булып эшлибез һәм журналга мәгълүмат җыябыз.
2. Дәреснең темасын ачу.
Җурналистлар буларак безнең максатыбыз Аралашу серләрен ачу, Ни өчен берәүләрне яраталар, берәүләрне юк? дигән сорауга җавап табу.
2. 1. Өй эшен тикшерү:
Сезгә өйдә Дустыгыз турында хикәя язып килергә иде. ( укучылар дуслары турында язган текстны сөйлиләр)
Ә Сабина укучылардан интервью алырга тиеш иде Дуслар нинди булырга тиеш? дигән сорауга жавап табу. ( укучылар диалог сөйлиләр)
2. 2 Дуслык турында әңгәмә: Дуслар нинди булырга тиеш? ( уңай һәм тискәре сыйфатларны атагыз) тактада терәк сүзләр бирелә. Дәрес барышында таблицага сыйфатларны өстәп язу. <

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: