н өйрәнү өчен бирелгән сәгатьләр санын бүлү стандарт, программа һәм дәреслек эчтәлеге нигезендә башкарыла.
Рус телле балаларга татар телен укытуның төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү, телдән һәм язма сөйләм һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.
Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:
1. Татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү.
2. Татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалог сөйләм оештырырга өйрәтү.
3. Программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү.
4. Карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы аңлап уку күнекмәләрен үстерү.
5. Татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү.
6. Татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү.
7. Халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.
Укыту-методик комплексы түбәндәге компонентлардан тора:
1 Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, Татармультфильм нәшрияты, 2012.
2. Укыту өчен методик ярдәмлек. Хәйдәрова Р. З. , Галиева Н. Г. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 1 нче сыйныФ. Укытучылар өчен методик кулланма. -Казан : Татармультфильм, 2012.
3. ТР Мәгариф Министрлыгы тарафыннан расланган Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 | 7 > >>