Татар теленнән эш программасы
2 нче сыйныф (РУС ТӨРКЕМЕ)
Аңлатма язуы
Эш программасы статусы. Эш программасы түбәндәге документларга таянып төзелде:
-Россия Федерациясенең "Мәгариф турында" законы
-Татарстан республикасының " Мәгариф турында" законы
Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты. 2008 ел.
" Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку" фәненнән дәүләт стандарты. 1-4 сыйныфлар. Төзүчеләр: К. С. Фәтхуллова, Р. З. Хәйдарова. 2008 ел.
"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку" предметыннан программасы ( 1-4 нче сыйныфлар өчен ). Авторлары К. С. Фәтхулова, Р. З. Хәйдарова. 2011 ел.
"Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы" (1-11 нче сыйныфлар өчен). Авторлары -Р. З. Хәйдарова,Р. Л. Малафеева. 2011 ел.
Р. З. Хәйдарова, Н. Г. Галиева , Г. М. Әхмәтҗәнова " Күңелле татар теле". Дүртьеллык башлангыч мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге( рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан. " "Татармультфильм", 2013
Н. Г. Галиева, Р. М. Туйметова. Татар теленнән эш дәфтәре. 2 нче сыйныф. Казан, "Татармультфильм", 2012 ел.
Эш программасы структурасы.
Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән
Эш программасының эчтәлеге.
Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, "укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш". Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стан
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>