Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм аларны өйрәнү максатлары һәм бурычлары

Страницы: <<  <  43 | 44 | 45 | 46 | 47  >  >>

ар.
7. Балаларны җөмләдә сүзне дөрес куллана белергә, татар теленең матурлыгын тоярга, үз фикерләрен ачык һәм дөрес итеп язарга өйрәтүдә иҗади эшләрнең әһәмияте зур. Бәйләнешле сөйләм үстерү күнегүләре уку һәм татар теле дәресләрендә системалы үткәрелергә тиеш. Бу эшне грамотага өйрәтү чорыннан ук башлау уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән, кошлар турында табышмак, әкиятләр укыганнан соң, балаларга үзләре яраткан кош турында хикәя язарга тәкдим итәргә мөмкин. Аларда кошларның нинди үзенчәлекләре сурәтләнүе ачыклана.
8. Балаларны башлангыч сыйныфта ук матур сөйләргә өйрәтү мөһим . Җөмлә төзеп, сәнгатьле сөйләүдә, кирәкле җиргә мәкаль - әйтемнәр куеп, хикәяләр сөйләтү мөһим. Шигырьләр генә түгел, туган җиргә багышланган мәкаль һәм әйтемнәр бар. Алар укучыларның сөйләмен матурайтырга, баетырга ярдәм итәләр. Тапкыр җаваплы табышмаклар әйтү. Алар укучылырның уйлау дәрәҗәсен арттыра, сөйләмен матурайта, төрле чыганаклардан тапкыр җаваплы табышмаклар табып килергә әйтү дә татар халак авыз иҗаты үрнәкләрен рус баларына өйрәтүдә мөһим чыганак булып тора.
9. Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару кирәк. Хәзерге этапта, объектив тикшерүнең бер юнәлеше – тестлар. Укучыларга татар телен өйрәтү, аларның татар теле буенча белем дәрәҗәсен тикшерү, вакыт үткән саен, бу өлкәгә нинди дә булса яңалык кертелүне таләп итә. Укытуда һәм укучыларның белемнәрен тикшерүдә шундый яңа алымнар, элек кулланылмаган технологияләрдән файдалану – барысы да бу фәнне укыту методикасын, укучыларның белем дәрәҗәсен камилләштерү өчен этәргеч була. Тестларның башка төр күнегүләрдән өстенлеге, аларны башкаруның һәм тикшерүнең тизлегендә генә түгел, аларны әле башка традицион язма эшләрдә дә, перфокарталар белән эшләгәндә дә, к

Страницы: <<  <  43 | 44 | 45 | 46 | 47  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: