Тартык в w,ф авазлары. Вв , Фф хәрефләре

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>


Тема:Тартык в w,ф авазлары. Вв , Фф хәрефләре
Максат: 1. Тартык в w,ф авазлары. Вв , Фф хәрефләре белән таныштыру. Сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алырга, таный белергә һәм дөрес әйтергә өйрәтү;
2. укучыларның сөйләмен , логик фикерләвен , фонематик ишетеп таный белүен, игътибарларын үстерү;
3. һәр укучының басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп укуына ирешү;
4. укуга кызыксыну һәм шәфкатьлелек тәрбияләү;
Шәхескә кагылышлы УУГ
Уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.
Регулятив УУГ
Укытучы белән бергә уку максаты кую;
Проблеманы чишүдә берничә вариант табу;
Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.
Танып белү УУГ
Логик гамәлләр башкару( анализ, синтез);
Проблема кую һәм аны чишү.
Коммуникатив УУГ
Үз фикерләреңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;
Партнер гамәлләре белән идарә итү.

Материал : И. Х. Мияссарова, Ф. Ш. Гарифуллина, Р. Р. Шәмсетдинова Әлифба дәреслеге 59-64бит КазанМәгариф-Вакытнәшрияты 2011 ел
И. Х. Мияссарова , Ф. Ш. Гарифуллина, Р. Р. Шәмсетдинова Әлифба дәреслеге өчен Методик кулланма КазанМәгариф-Вакыт нәшрияты 2011 ел
Җиһазлау: Рәсемле әлифба,хәреф кассасы;кар бөртекләре, парлы тартык авазлар таблицасы; Әмир белән Әминә;басма хәреф элементлары;
Дәрес төре: ИКТ кулланылган дәрес
Дәрес тибы: яңа тема аңлату дәресе

Дәрес барышы
Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге

I. Эшчәнлеккә мотивлаштыру.
Укучыларны уку
эшчәнлегенә кертү
2. Белемнәрне

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: