бар көчем.
Җәнлекләр бәла-казага
Тарымасыннар өчен.
Актәпи:-Ә мин ЮХИДИга керәм!
Тәртип булсын юлларда!
Авария, һәлакәтләр,
Булмасын беркайчан да.
Акбай: -Әйдә дускаем, бик тә хикмәтле "сәяхәт" булды бу. Авылыбызга кайтыйк, өебезне кем саклар?
Актәпи: - Әйдә,дускаем, кайтыйк, чынлап та. Мин дә ишегалдыбызны, хуҗаларны сагындым. Әйдә, хуҗабикәбезгә чәчәкләр генә җыеп алыйк та.
Авыл. 9 Май. Җиңү көне. Балалар Һәйкәл янында. Акбай белән Актәпи балаларны кырыйдан тыңлап утыралар.
1бала. Килегез, Һәйкәл янына.
Чәчәкләр китерегез.
Сугышта үлгән солдатны
Исләргә төшерегез.
Карагыз да уйланыгыз.
Мәңгелек ут каршында
Сугышның кайнар эзләре,
Тын каберләр ташында.
2 бала: Рәхмәт сезгә, исән калганнар,
Мәңге хәтердә һәлак булганнар.
Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!
3 бала: Ветераннар (2).
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!
Тарих белән бергә атлый
Сез яулаган бөек даннар.
Тормышыгыз матур булсын,
Якты булып атсын таңнар.
4 бала: Бәйрәмнең тагын да
Матуры, олысы,
Кояшлы май кебек
Яктысы, җылысы -
Бабамның сугышта
Кан коеп алганы -
Зур Җиңү бәйрәме
Дигәне бар әле!
Өр - яңа күлмәген,
Иң матур костюмын
Кия дә бабаем
Ул көнне өстенә,
Сандыктан ала да
Күп төрле орденнар,
Медальләр тага ул
Пиджагы түшенә.
Урамнар бәйрәмчә
Бизәлгән булса да,
Кояш гел һавадан,
Нур чәчеп торса да,
Кешеләр ул көнне
Кайгылы тоела.
Елыйсы китереп,
Яңгырый җыры да.
Ул көнне кешеләр
Һәйкәлләр каршында
Баш иеп, тын гына
Торалар барсы да.
Һәйкәлләр тирәсе
Чәчәккә күмелә.
Шул чакта минем дә,
Яшь килә күземә. <
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 > >>