Табигатьне янгыннан саклыйк

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>

Ә менә бу "юл билгеләрен" мин сезгә "бүләк" итеп бирәм.
Актәпи:-Рәхмәт!
Бүре: -Менә икегезгә дә "права", исән - имин йөрегез. (честь биреп кала)
Акбай белән Актәпи:- Ура, ура, машиналы булабы-ы-ыз!(урман эченә кереп китәләр)(пошига тап булалар)
Акбай:- Карале дускаем, монда бер пошины бәрдереп киткәннәр, әйдә бу билгене куейк әле. Урманда бар да бар!
Җәнлекләр дә, кошлар да.
Агачлар, куаклар да.
Тик юк монда кагыйдә!
Кагыйдәсез тормыш авыр.
Барысы да күрсеннәр.
Бу билгене куейк, әйдә.
Актәпи:- Шушы билгене күрмәгәнгә
Поши бәлагә тарган.
Сулдан килгән машинаны
Күрмичә юлдан барган.
Акбай:- Карале, дускаем, аланлыкта кемнәр микән ул? Качып кына карап ятыйк әле.
(култыклашып Төлке белән Тиен керәләр)
Төлке:-Карале дускаем, нинди зур кырмыска оясы. . . Нинди биек итеп өйгәннә-ә-әр. Ой-ой-ой, бер дә харап, болар гына эшли инде, болар гына эшчән икән, эшлекле кешеләр!Әйдә ояларын туздырабыз?!
Тиен:-Әйдә!(таяк белән болгаталар)
Төлке:-Әйдәле, туздырып ни файда, ояларын яндырабыз.
Тиен:-Әйдә, мин кипкән яфраклар алып киләм. (шырпы белән уйныйлар, Төлкенең күлмәгенә "ут" каба, Тиеннең кулы "пешә")
Төлке:- Коткарыгыз, коткарыгыз, күлмәгемә ут капты.
Тиен:-Коткарыгыз, ярдәм итегез, кулым пеште.
Акбай белән Актәпи атылып чыгалар:
Актәпи: Ник уйныйсыз шырпы белән?
Шырпы- уенчык түгел!
Пешү түгел- үләрсез дә!
Тәртипсез булсагыз гел!
"Эшчән кырмыскалар" сезгә,
Ни зыян салган алар?!
Үзеннән зур чыбыкларны,
Этәләр дә, тарталар.
Акбай:Хәзер кемгә әйтик инде?
Нинди ярдәм күрсәтик?
Бәла-каза килгәнен,
Кемгә әйтеп кисәтик?!
Саескан очып уза: 01- хезмәте, 01 хезмәте. Урманга к

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: