Табигатьне янгыннан саклыйк

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>

илегез. Ярдәм итегез, янгын чыкты. . .
(Янгын сүндерүчеләр тиз генә килеп янгынны сүндерәләр)
1нче Куян:- Янгын чыгу белән, безгә
Хәбәр итәсез тизрәк!
Янгынны булдырмый калу
Барыннан мөһимерәк!
2нче Куян:-"Карак "бер әйбер урласа.
"Янгын" барысын урлый. Ут ул бик куркыныч нәрсә!
Беркемне аяп тормый. Икесе бергә: - Шаярмагыз, шаярмагыз ут белән!!!(китәләр)
Доктор Айболит килеп чыга:
-Төтен исе килгәч менә,
Бирегә килдем әле.
Төлке, нигә елыйсың?
Янды мени күлмәгең?
Тиенкәй, кулың пешкән бит.
Килче монда тизерәк.
Шушымазьны сөртеп әйдә,
Бәйләп куейк тизерәк!(бәйләп куя)
Айболит: -Башка болай шаярмагыз!
Бик зур зыян саласыз!
Урман янса бар җәнлекләр
Калалар бит урмансыз!
Төлке:- Рәхмәт Доктор Айболит, без бүтән беркайчан да шырпы белән уйнамаячакбыз.
Тиен:- Сүз бирәбез! Гафу итегез безне!(китәләр)
Актәпи белән Акбай: Хәлләр бар икән монда!
(тавыш ишетелә: коткарыгы-ы-ыз)(тавыш килгән җиргә баралар)
Акбай:- Әй, кем бар анда?
Актәпи:Әй, кем син, нишлисең анда, ник кычкырасың?
Бурсык:- Бурсык мин, Бурсык, менә сугыш вакытыннан калган бер землянка тапкан идем, шуны тагын да тирәнрәк итеп казымакчы идем. Ишелеп төште бит әле, чыгып булмый.
Акбай: Сине ничек итеп чыгарыйк соң инде моннан хәзер?
Бурсык:- МЧС ларны чакыртыгыз инде зинһар.
(Саескан очып керә. Коткаручылар кирәкме, МЧС, МЧС, МЧСлар, ярдәм итегез, Бурсык чокырга төшкән!)
Ике Аюкилеп Бурсыкны коткаралар. Бергә:
Гадәттән тыш хәлләр булса
Чакыртыгыз безне!
Тырышырбыз! Кыен хәлдән
Коткарырбыз сезне!
Бурсык аюларны кочаклый: Рәхмәт сезгә аюкайлар!
Аюлар: Һәрчак булышырга әзербез! (китәләр)
Акбай: - Дускаем! МЧСка керәм үскәч!
Куям эшкә

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: