Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.
Максат. 1) Сыйфатларның җөмләдә кулланылыш үзенчәлекләрен ачыклау, аларның җөмләдә теләсә нинди җөмлә кисәге булып килүен төшендерү.
2)Сыйфатларның җөмләдә төрле җөмлә кисәкләре булып килүен дөрес итеп билгеләү һәм аларны сөйләмдә урынлы файдалану күнекмәләрен үстерү.
3)Укучыларның аралашу культурасын үстерү. Бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау.
Техник чаралар. Ноутбук, проектор
Таратма материаллар. МЭНЭДЖ МЭТ (һәр өстәлгә таблицалар), битләр, маркерлар, карточкалар
Кулланылган структуралар:
МЭНЭДЖ МЭТ
МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР
ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН
ИНСАЙД-АУТСАЙД СЁКЛ

Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
1. Укучыларны тынычландыру. ХАЙ ФАЙВ сигналы буенча.
2. МЭНЭДЖ МЭТ - һәр өстәлнең уртасына таблицалар куела, төркемдәге укучыларның урыннары билгеләнә.
3. Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү.
- Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып, сыйфатарның җөмләдә кулланылыш үзенчәлекләре, аларның җөмләдә теләсә нинди җөмлә кисәге булып килүләре белән танышырбыз. Сыйфатларның җөмләдә төрле җөмлә кисәкләре булып килүен дөрес итеп билгеләргә һәм аларны сөйләмдә урынлы файдаланырга өйрәнербез.
II. Актуальләштерү.
1. Сыйфат сүз төркеме турында алдагы дәресләрдә үткәннәр МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР структурасы буенча искә төшерелә.
Һәр укучы бер битне башта икегә, аннан дүрткә бүлә, почмаклап уртасын бөкли һәм бөкләнгән урыннарны маркер белән сыза, уртага сыйфат дип яза.
1 нче якка сыйфатка хас булган лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик билгеләрне яза.
2 нче як каршысына сыйфатка хас булмаган билгеләрне яза.
3 нче аскы якка сыйфатка хас булган үзенчәлекләргә туры килгән мисаллар яза.
4 нче аскы

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: