4 нче класста татар теле дәресе
Тема: Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар.
Максат: кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар турында төшенчә
бирү;балаларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади
активлыгын үстерү; табигатькә, кошларга, җәнлекләргә
сакчыл караш тәрбияләү.
Дәрес төре:иҗади-зләнүле.
Дәрес тибы: сәяхәт дәрес.
Дәресне җиһазлау, материал: Р. Х. Ягъфәрова "Татар теле"4-класс, 2 кисәк 12 бит; карточкалар, тест, Шүрәле рәсеме, компьютер, магнитофон, буяу карандашлары, таблица.
Дәрес барышы.
1. Оештыру өлеше.
-Исәнмесез, балалар!
Хәерле көннәр сезгә!
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәгезгә.
-Укучылар, без бүген сезнең белән Кырлай урманына сәяхәткә чыгабыз. (Экранда беренче слайд)
( Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү. )
Сәяхәткә безне кем чакырганын беләсегез киләме?(Табышмак уку)
Кара урманда яши,ди,
Бармакларын күр әле!
Габдулла Тукай чыгарган
Әкияттәге . . . (Шүрәле).
oo Бик дөрес әйттегез балалар. (Шүрәле рәсемен күрсәтү. )Ул да сезнең шикелле бик күп белергә тели. Ул сезгә төрле уеннар, биремнәр әзерләп куйган. Сез аның биремнәрен үтәргә әзерме? Әзер булсагыз, әйдәгез эшкә керештек.
2. Дөрес язу кагыйдәләре. 5. Шигырьне хор белән уку, дәфтәрләргә күчереп язу. Язганда дөрес һәм матур утыру кагыйдәләрен искә төшерү.
3. Актуальләштерү өлеше
-Балалар, Шүрәле дустыбыз сезгә бер бирем әзерләгән. Мин сезгә хәзер карточкалар өләшәм. Сез карточкадагы сүзләрне төрле төсләргә буярсыз.
Гади дәрәҗә - кызыл. Чагыштыру дәрәҗәсе - яшел. Артыклык дәрәҗәсәсе- зәңгәр.
Саргылт
Үтә өлгер
Сусыл
Кып-кызыл
Әчкелтем
Ак
Матур
Баллырак
Аксыл
яшьрәк
Дөм караңгы
сары
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>