— каршы алды мине ялгыз өй, эзләүләрегезне белсәм дә мин,аңламадым чынын- уенын, тәмам катты башларым, качып котылып булмый үлемнән, насыйп булмады исән-сау кайту миңа туган илгә, шуны уйлап җәллим мин. . . )
җ) антитеза (якты дөньяны ташлап китәрмен, караңгы гүрдә ни хәл итәрмен)
Поэтик текстны строфалар тигез зурлыктагы шигъри берәмлекләргә бүлә, композицион бөтенлек һәм метрик бердәмлек тудыра. Алда китерелгән бәетләр ике юллыклардан(дистих) тора. Әсәрләрдә аһәңлелек, ярашучанлык күзгә ташлана. Юл ахырында аваздаш кабатлаулар, охшаш яңгырашлы сүзләр бар. Юллар арасындагы чикне рифма билгели һәм аларны строфага берләштерә. Рифманың аваздашлыгы бәетләрнең ритмына өстәмә куәт бирә. Рифманы тудыруда басымлы сузыклар да, уртак тартык авазлар да зур роль уйный. Алда әйтелгән бәетләрдә аралаш яки юл аша рифмалар ( аб аб ) бар.
Әсәрдә эндәш сүзләр күп. Бу алым геройны үле итеп түгел, исән итеп күрергә ярдәм итә. «Әни бәгърем», «туган авылым», «кыз туганым», кызым, улым, сөекле балакайларым, туганкайлар, йөрәк пәрам, тормыш иптәшкәем,
«әни җаным» кебек сүзләр геройларның йомшак телле, нечкә күңелле булуларын тасвирлый. Реаль тормышта һәр шәхестә бөтен кешелеккә хас уртак билгеләр бар.
Шуны әйтергә кирәк : язылу стиле ягыннан безнең авыл бәетләре башка әдәби бәетләрдән бер ягы белән дә аерылмый. Бәет авторларының әлеге жанр белән якыннан таныш булулары һәм әдәбият теориясен әйбәт белүләре күренеп тора. Шундый талантлы шәхесләр биргән безнең туган ягыбыз. Безгә аларның тырыш хезмәтләрен күреп сокланырга һәм аларның эшләрен дәвам итәргә генә кала!
Йомгаклау
Әлеге фәнни эштә Аксен авылы бәетләре дигән теманы яктырттым. Бәет темасын мин бик яратып, тирәнтен өйрәндем. Күп чыганаклар таптым. Алар миңа темамны ачуда ярдәм иттеләр. Эш буенча түбәндәге н
Страницы: << < 7 | 8 | 9 | 10 | 11 > >>