Сочинение Шәриф Камал иҗатында кеше күңеленә аваздаш табигать тасвирлары

Страницы: <<  <  6 | 7 | 8 | 9 | 10  >  >>

ү. Аның җитезлегенә, осталыгына таң каласың: хезмәтен дә төгәл башкара, гаиләсендә дә оста хуҗабикә, кайгыртучан ана. Өйләренә килеп керсәң, үзеңне чәчәкле аланда кебек хис итәсең. Сине чигүле мендәрләр, япмалар каршы ала. Алардан күңел җылысы бөркелә. Ул нечкә күңелле кеше, шигъри җанлы кеше иде. Башка кешеләрнеңдә борчу-кайгыларын күңеле аша кичерә, уздыра. Шигырьләр иҗат итә. Күп кенә мәрхүмнәргә атап бәетләр яза. иде.
Бу бәетне мин чыгардым күңел белән сагышлап,
Бу бәетне сез укыгыз Галиягә багышлап
Әрнеп язган бәетемне шуның белән тәмамлыйм.
Беркемдә дә мондый хәлләр булмасын дип телим мин.
Димәк, шуны әйтергә була: бәетләр тигез җирлектә генә барлыкка килмиләр. Аны язар өчен көчле дәрәҗәдәге кызгану, хәсрәтләнү, сызлану хисләрен кичерергә кирәк. Белгәнебезчә, хисләр сәбәпсез булмыйлар һәм бәетләр язу аркылы кеше үзенең хисләренә юану эзли.
Бәетләрнең төп үзенчәлеген - стиль үзенчәлекләрен ачыклау.
Бәетләрнең стиль үзенчәлекләрен дә ачыкларга тырышып карадым. Үзенчәлекле элементлар түбәндәгеләр:
«Бисмиллаһи вә биллаһи» кебек дини сүзләр яки әсәрдә тасвирланачак вакыйганың вакытын күрсәтеп башлау — күпчелек бәетләргә хас уртак сыйфат.
Бәетләр барысы да язма шигърият традицияләренә таяналар һәм язма рәвештә тасвирланалар.
Бәетләрдә төрле сурәтләү чаралары кулланылган:
а) метафора(гомер ага, якты дөнья кара булды);
б) сынландыру (язмыш алып китте,авыру илтә);
в) эпифоралар (бит- бит, инде - инде, әле-әле, башларга - башларга );
г) эпитетлар (авыр хәл, кара кайгы, үкенечле гомер, зифа буй, якын дус, якын туган, чит җирләр, нурлы кояш, ап-ак йөзләр, сары хаста, кара болыт. . . );
д) чагыштыру (гөлбакчадай илебезне,төсле тәмуг газабы, чәчәк кебек яшь гомерем,сабагыннан өзгән гөл сыман).
е) инверсия

Страницы: <<  <  6 | 7 | 8 | 9 | 10  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: