Сочинение Шәриф Камал иҗатында кеше күңеленә аваздаш табигать тасвирлары

Страницы: <<  <  8 | 9 | 10 | 11 | 12  >  >>

әтиҗәләрне чыгардым:
1. Бәетләрнең төп темалары уртак. Аларның барысы да якын кешедән аерылу турында. Әсәрләренең төзелешендә дә охшашлык зур. Алар хиснең өч өлешенә бүленәләр һәм укучы күңеленә тагын да тәэсир итәр өчен кабатланып киләләр. Болар: сәбәп – хис – юану.
2. Авылдашларым иҗат иткән бәетләр тирән эчтәлекле. Һәм үзләренә генә хас үзенчәлекләре белән аерылып торалар. Бәетләрнең теле сурәтләү чараларына бик бай. Әгәр автор үзе белән яңа сурәтләү чаралары алып килмәсә, аның иҗат җимеше бертөрле, кызыксыз, яңа хис тудырмый торган әсәр булыр иде. Бәхеткә каршы, әдәбиятның иксез-чиксез киңлекләрендә үзенә генә хас фикере, шул фикерне җиткерә белү, һәм ниһаять, сыгылмалы теле белән аерылып торучы талант ияләре барлыкка килеп тора.
3. Бүгенге көндә дә халык бәетләрне иҗат итә.
4. Бәетләр гаиләдә истәлек буларак саклана.
Эшемнең максаты — ул авылыбызда иҗат ителгән бәетләрне җыю, өйрәнү иде. Алдыма куелган максатны үтәгәч, зур дулкынлану кичердем, эш барышында үзем өчен күп ачышлар ясадым. Мин алга таба да халкымның авыз иҗатын өйрәнергә, барларга тырышачакмын. Үзем өчен шундый нәтиҗә ясадым: халкымның авыз иҗаты җәүһәрләре буларак бәетләр туа торалар һәм билгеле бер вакыт арасында бер яисә берничә авылда яшиләр. Кайберләре, аерым бер гаиләләрдә барлыкка килеп, шул гаилә истәлеге булып калалар.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: якташларымның бәетләрен җыю минем өчен кызыклы да, гыйбрәтле дә булды. Тулаем алганда, алар халкыбызның тарихи үткәнен һәм хәзергесен тулы итеп күз алдына китереп бастырырга һәм туган ягыбызны яхшырак танып-белергә булышалар. Гомер уза, еллар үтә. Тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек ашыга-ашыга киләчәккә атлый. Тик бер генә мизгелгә артка карыйк әле, халкыбыз нинди дәвер, чорлар аша үтте икән?Һәр халык үзенең традицияләр

Страницы: <<  <  8 | 9 | 10 | 11 | 12  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: