Сингармонизм законы, аның төрләре

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

ярашмаганнарын бер баганага язарга тиеш).

Үрнәк:
Ярашкан Ярашмаган
сәнәк Агыйдел
сынык телефон
дәреслек . . . көнчыгыш . . .




Нәтижә ясау:
oo укучылар, сузык авазлар калынлыкта-нечкәлектә ярашып та, ярашмыйча да киләләр икән. Ягъни, бер сүздә сузык авазлар я калын гына, я нечкә генә булырга мөмкин.
3. Слайд Сузыкларның, бер-берсенә йогынты ясап, үзара
охшашланулары сузыклар гармониясе, яки сингармонизм
дип атала (грекча син - бергә; гармония - яңгырау, килешү,
ярашу).
4. Слайд Сузык авазларның үзара калынлыкта - нечкәлектә ярашуы,
сингармонизмның беренче төре була.
тәрәзә алма
oo слайдларны карагач, укытучы тагын бер тапкыр аңлата, сингармонизм сүзен әйттереп карый.
Укучылар, карагыз әле, сингармонизм законы, аның төрләре диелгән закон,
димәк, үтәлергә тиеш. Сез дә сүзләрне дөрес язуның кагыйдәсен бик яхшы
белергә тиешсез. Әле бу сингармонизм законының беренче генә төре, ә
икенче төрен киләсе дәрестә өйрәнербез.
Күз күнегүләре.
Ә хәзер классташларыгызның исемнәрен сингармонизмның беренче
төренә туры китереп, икегә аерып языгыз әле.
oo дәфтәрләрдә эш (укучылар эшен күзәтәм. Дөрес утыруга һәм матур язуга игътибар итәргә әйтәм).
oo Берничә укучы укып чыга, калганнарның эшләрен карап чыгам.
Слайд (5)
БулатГөлшат
ИлзирәДиана
РәзиләГамил
Сиринә Инсаф
ЗиләАнфиса
ДиләКамилә
Гөлинә Ринас
Алинә
oo укучылар дәфтәрдә эшләгәч кенә, слайд ачыла. Эшләрнең дөреслеге тикшерелә.
5. Дәресне йомгаклау:
oo Без бүген, укучылар, нәрсәне белдек?
oo Шулай булгач, дәресебезнең темасы да " Сингармонизм законы. Аның төрләре" дип атала.
oo


Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: