Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы
Алпар урта гомумбелем мәктәбе
Сингармонизм законы, аның төрләре.
( 5 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес план - конспекты)
Сафиуллина Гөлфия Әнвәр кызы
Алпар урта гомумбелем мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема: Сингармонизм законы, аның төрләре.
Максат: 1. Укучыларга сингармонизм турында төшенчә бирү,
аның мәгънәсен аңлату.
2. Укучыларның фонетика буенча белемнәрен ныгыту, сузык һәм тартык авазларның бүленеше турында күнекмәләрне камилләштерү.
3. Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.
Материал: 5 класс өчен татар теле дәреслеге, эш программасы.
Җиһазлау: таблица, тактада язулар, такта, ноутбук, пректор һәм экран.
Дәреснең тибы: катнаш дәрес.
Дәрес барышы.
1. Оештыру өлеше.
2. Укучыларда уңай психологик халәт булдыру:
oo исәнләшү
oo укучыларның бүгенге дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
oo өй эшенең үтәлешен тикшерәбез. Укучыларның җавабы тыңлана. Өй эше үтәлеше анализлана.
(68 нче күнегү һәм кагыйдә, 38 нче бит)
oo дәфтәрләр җыеп алына.
3. Сүзлек диктанты язу
oo дәфтәрләрдә эш:
oo число һәм "Сүзлек диктанты" дип языла.
Йөзек, йөзем, очкыч, озынборын, көмеш, өзек, борылыш, болын, төтен, толымнар, колын, солы, урманнар, әтиләр, әниләр, кызлар, малайлар, ашханә, өчпочмак, Илшат.
oo Укучылар, әйдәгез әле, хәзер диктантыбызның дөреслеген тикшереп чыгыйк. Моның өчен барыгыз да игътибар белән экранга (слайд 1 )карыйк. Әгәр дөрес язылмаган сүз булса, гади карандаш алып, пөхтә генә сызып, хаталы сүзне төзәтеп куйыйк. Экранда 2 нче слайд ачыла, укучылар эшнең дөреслеген тикшерәләр. Укучылар, хәзер эк
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>