Шушы яктан,шушы туфрактан без

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Дәреснең темасы : «Шушы яктан, шушы туфрактан без».
Дәреснең максаты : 1. Инша язарга өйрәтүне дәвам итү.
2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү; тел байлыгын арттыру; танып-белү эшчәнлеген камилләштерү.
3. Туган якка мәхәббәт, туган җирнең хезмәт сөючән халкына карата горурлану хисләре тәрбияләү.
Материал һәм җиһазлау : компьютер, интрактив такта, аудиоҗырлар, Стәрлебаш, синең белән горурланам китабы; фотолар, Стәрлебаш тарихы китабы.
Дәрес тибы: дәрес- сәяхәт
Дәрес барышы :

I . Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.
Табигатькә моңсу көз артыннан салкын кыш аяк басарга җыена. Тирә-якка ул үзенең салкынын таратырга тырышса да, мин сезгә күктәге кояш кебек елмаю бүләк итәм. Күңелегездәге матурлык, җылылык, чисталык белән бергә яхшы кәеф телим.
Бүгенге дәрестә бик кадерле булган төшенчәләр турында сөйләшербез, фикерләр белән уртаклашырбыз. Иҗади эшкә әзерлек дәресе булып торыр. Кадерле төшенчәләр белән бергә үзебезнең авылдан, районыбыздан, киңрәк алсак, республикабызда танылу алган, билгеле булган шәхесләр турында да сүз алып барырбыз.
Аларның кайберләре сезгә бәлки таныш булыр, ә кайбер шәхесләр турында сез бүген генә яңалык алырсыз.
Дәреснең темасы да «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип атала.
(Дәфтәргә теманы яздыру).
II. Дәресне дәвам итеп җыр тыңлату (Р. Ефремов Стәрлебашым)
Җыр нәрсә турында? (Стәрлебаш)
Җырны тыңлаганда нәрсәләр күз алдыгызга килде? (мәдрәсәләр, мәчетдәр, Акмуллалар, урманнар. . . )
Туган як сүзен ничек аңлыйсыз?
Туган ил, туган авыл, туган төбәк, туган йорт. . .
Матур туган як дигәч, сезнең күз алдыгызга нәрсәләре килә?
( табигате, төзек, матур йортлары, биналары, чисталыгы. . . ,гомумән, – тышкы матурлыгы)
Ә туган якның эчке матурлыгы нәрсәдә ча

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: