Шушы яктан,шушы туфрактан без

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4

ер язуда үзен сынар, үз ирегегезгә куям.
Йомгаклау. (укучылар чыгышы) Синквейн төзү,җавапларны бәяләү,билгеләр кую.
Укытучы: Һәркемнең дә туган иле, туган теле бер генә була. Һәр халык гомере буена туган җиренең бәйсезлеге өчен, аны саклап калу өчен утка-суга кергән, көрәшкән, хәтта гомерен дә биргән. (Туфракны күрсәтү).
Адәм баласы бәхет эзләп әллә кайларга чыгып китә. Ләкин, ул һәрвакыт еракларда калган газиз туган җирен, әти-әнисен, ап-ак буранлы кышларын, чишмә суларын, күзләренә яшьләр тулып туган җирен сагына. Үсеп җитеп кайларда гына булсагыз да туган җиргә булган ярату хисен югалтмагыз. Сезнең белән горурлансыннар. Алар бит шушы яктан, шушы туфрактан дип әйтсеннәр.
Күп кирәкме бәхет өчен,
Бармы үлчәүләр билдә
Кемгә ничек әйтү кыен
Мин бәхетле бу илдә
Мине бәхетле иткән
Туган җирем-илем бар
Горурланыр халкым бар –
Мактанырга хакым бар.
Җыр Шушы яктан, шушы туфрактан без Слайд-шоу күренеше.




Страницы: <<  <  2 | 3 | 4
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: