р ява, Кулларны өскә күтәреп әйләнү.
Бураннарны туздыра. Кулларны өскә күтәреп як- якка бөгелү.
Кулларга төшеп эри, Уч төпләрен өскә каратып, кулларны алга сузу.
Үзе бик тиз туңдыра. Үз-үзләрен кочаклау.
Йомшак карны алабыз, Учларга кар алу хәрәкәте.
Аннан туплар ясыйбыз, Кар йомарлау хәрәкәте.
Кар атышып уйныйбыз: Кар атышу хәрәкәте.
Бик күңелле яшибез. Урында атлау.
Кар бөртеге
Кар бөртеге өйгә керде, Кулларны өскә күтәреп әйләнү.
Өй эчендә очып йөрде:
Менә шулай, менә шулай. Очу хәрәкәтләре.
Кар бөртеге бик аз очты,
Суздык аңа җылы учны: Учларны алга сузу.
Менә шулай, менә шулай.
Кыш
Кышкы урманга килдек, Урында атлау.
Матур урыннар күрдек. Кулларны як-якка җәю.
Тун кигән каен уңда, Уң кул белән күрсәтү.
Ямь-яшел чыршы сулда. Сул кул белән күрсәтү.
Кар бөртекләре оча, Кулларны өскә күтәреп урында әйләнү.
Әйләнеп җирне коча. Үз-үзләрен кочаклау.
Әнә куян сикерә, Куян кебек сикерү.
Ул бүредән элдерә.
Без дә аннан качабыз, Урында йөгерү.
Тоталмас безне явыз.
Аю бабай ял итә, Учларны яңакка терәп, чүгәләү.
Өнендә йоклап китә.
Кызыл түшләр очалар, Очу хәрәкәте.
Бигрәк матурлар алар.
Урманда рәхәт булса да,
Өйгә кайтыйк балалар. Урында атлау.
Чыпчык
Тәрәзә каршына Аяк очларына басып тәрәзәгә карау.
Килгән бер чыпчык. Бармак белән төртеп күрсәтү.
Миңа кычкыра: Үзенә төртеп күрсәтү.
- Чык әле, чык. Кул изәп чакыру.
Алдый ул, беләм. Кул селкү.
Гел шулай итә: Кул селкү.
Йөгереп чыксам, Урында йөгерү.
Оча да китә. Очу хәрәкәтләре.
Чыпчыклар
Килеп кунды чыпчыклар,
Җирдән җим чүпләделәр,
Песине күрмәделәр.
Песи йокыдан торд
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 | 7 > >>