Шәфкатьлелек бизи кешене. Инвалидлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Шәфкатьлелек бизи кешене.

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы
Гомуми үсеш бирүче төрдәге Кариле балалар бакчасы
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениясе
Шәфкатьлелек бизи кешене
Инвалидлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.
Төзеде музыка җитәкчесе:
Ибрагимова Д. Н.
Кариле, 2014- 2015 нче уку елы
Көчлелегең белән горурланма,
Кешелегең белән горурлан.
М. Җәлил.
Максат:
Кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.
2. Балаларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү.

Зал алдан бизәлеп куела. Проекторда:
Яхшылык кыл, яхшылыкта бар файда,
Кем яманлык кылса, ул таба җәза.
Әгәр итсәң берәүгә син изге эш,
Үзеңә дә килер шундый ук өлеш.
Игелекле эшнең иртәсе-киче юк кебек язу языла.
Алып баручы: Хәерле иртә балалар. ! Әйдәгез,барыбыз да матур итеп басып,кулга-кул тотышыйк, бер-беребезгә елмайыйк та зур итеп кояш ясыйк . Куллардан-кулларга җылылык, күңелдән-күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирә дә инде.
Кояш бар җиһанны яктыртучы , без дә бүген үзебез дә кояш ролендә булырбыз.
Кояш кешеләр өчен нәрсә эшли. ?
Гел яхшылык кына эшли!
Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк - миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз- якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер- беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим- мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр б

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: